Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Әнҗерә егете Артем подполковник булырга хыяллана

Чакырылыш буенча армия хезмәтен контрактлы хезмәткә алыштыручы егетләр торган саен арта бара. Билгеле, һәркем бу очракта үз теләге һәм мөмкинлегеннән чыгып карар кабул итә. Әмма техникум я вуз тәмамлаганнан соң Россия Саклану министрлыгы белән карар төзеп, ике елга Кораллы Көчләргә китүчеләр күп нәрсәдә ота бит.

Артем Синкин – Иске Әнҗерә егете. Борискино мәктәбендә тугыз сыйныф укыгач, үсмер Алексеевск агрокөллияте филиалында укып урта белем һәм һөнәр ала. Казанга китә, эш таба. Әмма алда торган бурычны үтәргә – армиядә хезмәт итәргә кирәклек егеткә киләчәккә ныклап торып план корырга мөмкинлек бирми. Көзге чакырылышка да эләкми – армиягә олыракларны алалар.

Шунда кылт итеп бер вакыйга исенә төшә.

–Без училищеда укыганда ниндидер хәрбиләр килеп, училище белемле егетләр өчен яңа закон буенча контракт төзеп хезмәт итү мөмкинлеге барлыкка килү турында сөйләгән иделәр. Уйга калдым: аптырап торганчы бәлки шулай итәргәдер? Тоттым да, район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттем. Инде менә бишенче ай һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәм,–дип сөйләде Артем үзенең бүгенге хәле турында.

Егет туганнары янына ялга кайткан. Аның кәефе әйбәт, күзләре янып тора. Күренә ки, армия хезмәте килешкән Артемга. “Шулаймы?” –дигән соравыма:

–Барысы да бик әйбәт, шәп! Миңа барысы да охшый: коллектив яхшы, иптәшләр күп, командирлар йомшак күңелле,–дип җаваплады ул.

Артем әллә ни еракта түгел, Ульяновск шәһәрендә хезмәт итә. Мәктәптә укыганда спорт (волейбол, бокс) белән  шөгыльләнүе дә булышкан егеткә, танкларга каршы батареяга билгеләгәннәр үзен. Кыска гына вакытта ефрейтор дәрәҗәсе алуга да ирешкән. Алай гына түгел: әлерәк кенә узган халыкара ярышларда катнашып, истәлек билгесе алуга ирешкән.

–Безне шактый сынадылар: төз ату, катлаулы шартларда контроль-тикшерү биремгәрен үтәү... Бригадада бер безнең батарея бөтенесен “бик яхшы” билгеләргә тапшырды. Чөнки бездә бөтен егетләр дә шәпләр, минем кебекләр,–ди Артем, һич тә мактанмый гына.

Хезмәт итү шартлары, тәртибе дә канәгатьләндерә аны. Дүрт кешелек бүлмәдә үзем генә яшим, калганнар шәһәрдә тора, кайсы фатирлы, кайсы “снимать” итә, ди. Хезмәт хакы да югары, вакыт узу белән арта бара. Шуның өстенә армиягә килүгә акчалата ярдәм күрсәткәннәр. Кичке 6 сәгатьтән соң үзенә-үзе хуҗа, атнасына ике көн ял итә. Әле бит бер айга ялга да җибәргәннәр.

–Кечкенәдән дустым бар, Саша, Казанда укый. Аны да кыстадым әле. Укып бетерим генә, синең янга барам, дип әйтә. Сәламәтлеге таләпләргә җавап бирерлек булса, алачаклар үзен,–ди Артем.

–Парашют белән сикергәнең бармы соң әле?– дип кызыксынам мин.

–Өйрәнәбез, әлегә вышкадан сикерәбез. Әзрәк шикләнәм, билгеле. Йөз кат сикерүчеләр дә курка икән. Әмма мин булдырачакмын!–дип ышандыра яшь солдат.

Киләчәккә планнары ачыкланган инде хәзер – гомерен Россия Кораллы Көчләре белән бәйләргә җыена. “Укып, башта лейтенант булырга, аннары инде полковникка да ерак калмый”, дип ышанып сөйли Артем. Булдырыр да, егет шундыйга охшаган. Аңа әле нибары 19 яшь, ә дөньяга карашы  формалашкан инде. Уңышлар сиңа, егет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев