Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иске әнҗерәлеләр авыл юлларын төзекләндерергә булышалар

Иске Әнҗерәдә үзара салым акчасына юллар тигезләнде.

Иске Әнҗерә урамнарына яз һәм көз айларында элек машина белән кереп булмаган. Халыкка машиналарны урам башында калдырып, җәяү кайтырга туры килгән. Хәзер исә, юллар ком белән каплангач, юл полотносын 30-40 сантиметрга күтәргәч, мондый проблема булырга тиеш түгел. Бу хакта Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина хәбәр итте.

Галина Викторовна сүзләренә караганда, эшләрне башкару өчен эшмәкәрләр белән килешүләр төзелгән, әмма авылдашлары да читтә калмаган. Ерак урамыннан Ирек Хәйруллин һәм Азат Садретдинов, шулай ук Дуслык урамыннан Илшат Гатауллин үз техникаларында, тракторларында һәм КАМАЗда, эшкә актив кушылганнар һәм авыл урамнарына ком китерергә, шул рәвешле акчаны янга калдырырга булышканнар.

Әлеге эшләр үзара салым акчасына башкарылган. Галина Самарина билгеләп үткәнчә, үзара салым җирлек халкының күп кенә проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев