Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Тахталыда яшәүче күп балалы Сардуловлар гаиләсенә балалар креслосы бүләк иттеләр

​​​​​​​“Бала – иң мөһим пассажир!” оператив-кисәтү чарасы кысаларында районның ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе белән берлектә Иске Тахталыда яшәүче күп балалы Сардуловлар гаиләсенә балалар креслосы бүләк иттеләр, аны автомобиль салынында дөрес итеп урнаштырырга өйрәттеләр.

 

Алар гаиләдәге зуррак балаларны да игътибарсыз калдырмадылар – аяк киемнәре салып йөрү өчен яктылык кайтаргыч материалдан тегелгән букчалар бирделәр, караңгы вакытта юлда йөргәндә әлеге букчаларның нинди файда китерәсен аңлаттылар.

Дмитрий һәм Светлана Сардуловлар гаиләсендә дүрт бала үсеп килә. Иң кечкенәләренә Вероника дигән исем кушканнар. Әтиләре “Хузангай” җәмгыятендә терлекче, күптән түгел чит илдә җитештерелгән машина сатып алган. Димәк, бала тудыру йортыннан озатканда бирелгән бүләк  күпбалалы гаиләгә бик тә кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: балаларны автомобиль салонында тотып торучы җайланмалар кечкенә пассажирларны юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүдән һәм үлүдән саклаучы иң ышанычлы чара булып торалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев