Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Тумба авылында скважина казылды һәм аның суы куллану өчен яраклы дип табылды

Авылларда ышанычлы су чыганагы булмауны Иске Тумбада яшәүчеләр сабыр кичерделәр – скважинадан чиста су чыгачагына, башня куелачагына ышанып көтте алар.

  Моңарчы казылган 18 метрлы скважинаның сыйфатлы су белән сөендермәве борчыды, билгеле, аларны...
Быел җәйдә ниһаять тирәнлеге 100 метрлы яңа скважина казылды һәм аның суы куллану өчен яраклы дип табылды.
–Роспотребнадзор анализлар алды, суның сыйфаты бик әйбәт. Башня куйдык, авылны тоташтырдык. Хәзер һәр йортка сыйфатлы, чиста су килеп тора,–дип шатлыгын уртаклашты Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова. Ләкин ул халыкны сулы итү “данын” үзенә алырга теләмәде – бу эштә якташларына “Татмелиорация” компаниясе баш икътисадчысы Мансур Нотфуллин бәяләп бетерә алмаслык зур ярдәм күрсәткән. Бу турыда җирлек башлыгы болай ди:
–Авылдашыбыз ел саен мәчеттә корбан ашы үткәрә. Быел да кайтты ул. Шунда Мансур абыйга су белән бәйле хәлләрне сөйләп, булыша алмассызмы, дип сорадым. “Ясыйбыз! Халыкны тилмертергә ярамый. Бөтен чыгымнарны үзем каплыйм”,–диде ул. Аңа мең рәхмәт!
Мансур ага сүзендә тора – авылга су кертү өчен җитәрлек кадәр акча бирә. Һәм беренче генә тапкыр түгел:
–Апак өчен кылган яхшылыклары әйтеп бетергесез, ул минем киңәшчем дә, терәгем дә. Әле менә күперебезне ныгытуда булышты. Корбан чалдырып, авылдашларга тараттырды. Мәчеткә килә алмаучыларга үзе өйләренә барып, күчтәнәч өләште. Авыр хәлгә таручылар да аңа мөрәҗәгать итә һәм аңлау таба,–ди Илһамия Әбҗәббарова.
Билгеле, авылдашларына гына өметләнеп яшәмиләр Апакта, үзләре дә бик тырышалар. Әйтик, быел авыл юлларын тигезләгәннәр, Урман урамындагысын да ремонтлыйлар. Урамнарны яктыртучы лампалар даими алыштырыла... Һәм бу эшләр халыктан җыелган акча – үзара йөкләнгән түләүләр белән финанслана. Тик шунысы бар: әлеге түләүләр тиз арада һәм тулысынча җыелмаган. Бу исә күбрәк эшләп өлгерү мөмкинлеген киметкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев