Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: җитди авария чыгарган йөртүче хөкем ителде

Район суды өч автомобиль катнашында авыр авариядә гаепле йөртүчегә карата хөкем карары чыгарды.

Әлеге юл-транспорт вакыйгасы узган елның 13 июлендә иртәнге сәгать 8 тирәсендә Карга авылы янында булган иде. Каргадан Базарлы Матакка таба хәрәкәт итүче ВАЗ-21074 автомобиле йөртүчесе икенчел юлдан чыкканда ваемсызлык күрсәтә, маневрның хәвефсезлегенә инанмыйча төп трассага борыла, һәм транспорт чарасы Алексеевск- Югары Колок автоюлыннан килүче "Киа"автомобиле белән бәрелешә.Нәтиҗәдә чит ил машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм Казанга таба юнәлүче "Ниссан Сирена" автомобиленә килеп бәрелә. Каты бәрелеш аркасында "Ниссан" юл кырыена төшеп каплана. Авария нәтиҗәсендә җиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Суд ВАЗ-21074 йөртүчесен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда, шуның аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепле дип тапкан һәм аны бер елга иреген чикләүгә хөкем иткән. Гаепләнүче шулай ук бер ел дәвамында транспорт чараларын идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак.

Суд шулай ук авариядә сәламәтлегенә авыр зарар килгән биш кешенең әхлакый зыянны компенсацияләү өчен гаепләнүчедән 90 шар мең сум түләтү турындагы искларын канәгатьләндергән. Моңа кадәр әлеге сумманың бер өлеше капланган булуын исәпкә алып, зыян күрүчеләр файдасына 425 мең сум түләтү турында карар чыгарылган.

Бу хакта судья ярдәмчесе Лилия Шәфикова хәбәр итте.

 

Подробности об аварии ТУТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев