Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җитәкчеләре мәчетләрдә булып, мөселманнарны Ураза гаете белән котладылар

Буген бөтен дөнья мөселманнары ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе-- Ураза гаетен билгеләп утә.

 .                      Бәйрәм иртәсендә    Әлки районының барлык 30 мәчетендә дә бик куп халык җыелды. Алар бергә  гает намазы укыдылар,вәгазьләр тыңладылар,сәдакалар тараттылар.                 Әлки районы башлыгы Александр Никошин Әхмәт авылы мәчетендә булып,мөселманнарны Ураза гаете белән котлады,hәркемгә сәламәтлек,иминлек теләде.                                 "Рамазан ае мөселманнар өчен зур сынау булды.  Тоткан уразаларыгызны Ходай кабул итсен, укыган догаларыгызның әҗерен бирсен",-диде район башлыгы.                      Район башлыгы урынбасары Рәшит 
Билалов--Югары Әлки мәчетендә, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Татар Чиябашы мәчетендә булып,халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр.              Иртәнге намаздан соң мөселманнар мәрхум туганнарының каберләрен зиярәт  кылдылар,кардәш-ыруның,сырхауларның хәлен белештеләр,бер-берсенә кунакка йөрештеләр.         Ураза бәйрәме өч көн дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев