Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Изге Троица мәхәлләсе, грант отып, күп балалы гаиләләргә ярдәм итә

Базарлы Матактагы Изге Троица мәхәлләсе, грант отып, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү эшен башлап җибәрде.

 

Мәхәллә быел июнь аенда президент фонды грантын откан иде. Аз керемле гаиләләргә ашамлыклар белән ярдәм итүгә юнәлдерелгән грант проекты Әлки һәм Спас районнары благочинные, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле Андрей Зиньков җитәкчелегендә эшләнде.

–Коронавирус пандемиясе, мәгълүм булганча, икътисадый вәзгыятькә тискәре йогынты ясады. Бу исә социаль проблемаларны арттырды. Күп балалы кайбер гаиләләр пандемия чорында матди кыенлыклар белән очрашты. Аларга ярдәм итү максаты белән без бу проектны эшләдек. Аның асылы – үзебезнең җирлектәге хуҗалыклардан озак саклана торган азык-төлек сатып алу һәм аны күп балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә тарату,–дип сөйләде безгә благочинный Андрей Зиньков.

Аның әйтүенчә, продукцияне нигездә “Хузангай” җәмгыятеннән сатып алачаклар. Ашамлык җыелмалары  Әлки һәм Спас районнарында яшәүче 150 күп балалы гаиләгә өләшенәчәк. Азык-төлек җыелмалары өч төрле ярма, он, көнбагыш мае, сыер һәм дуңгыз итләре консервларын (тушенкаларын) үз эченә ала.

Мәхәллә күп балалы гаиләләргә кием-салым белән дә ярдәм итә. Олылар һәм балалар өчен өс һәм аяк киемнәрен храмга үзебезнең райондашлар тапшырган. Алар чиста, әйбәт хәлдә, өр-яңалары да бар.

Гаиләләргә ашамлыкларны дин әһелләре (священники) һәм волонтерлар таратып йөриячәк. Андрей атакай хәбәр иткәнчә, бу эш 1 сентябрьдән башлана.

–Әгәр матди кыенлыклар кичерүче кайбер күп балалы гаиләләр без төзегән исемлекләргә кермәгән булса, үзебезгә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Аларга да һичшиксез булышлык күрсәтәчәкбез, –ди Андрей Зиньков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев