Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: каникулларда музей кунакларны сәүдәгәрләрчә каршы ала

Сергей Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее бәйрәм көннәрендә дә эшли.

Музей хезмәткәрләре кунакларны Яңа ел каникулларында каршы алырга ныклап әзерләнделәр. Экскурсиядән тыш әкият персонажлары катнашында тамаша да бар. Быел Кыш Бабай һәм Кар кызы өчен костюмнар өр-яңа, бик матур.
Моннан тыш, музейда узган еллардагы Яңа ел открыткаларының бай күргәзмәсе дә әзерләнгән.
Күпләр «Путь к Коммунизмга» газетасының бәйрәм номерларын сагынып  карыйлар (элек район газетасы шулай дип атала иде). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул вакытта район газетасы җирле типографиядә басыла иде. Беренче биттәге номерларның берсендә Мәскәү Кремле сурәтләнгән. Текст яшел төс белән язылган. Бик матур!
Музейның икенче катында фотозона ясаганнар. Һәр теләгән кеше үзен нәфис чыршы янында сәүдәгәр кәнәфиенә утырып сурәтли ала. Сүз уңаенда, урман чибәре өчен бизәнү әйберләре җирле музей хезмәткәрләре үткәргән мастер-классларга килгән кызлар һәм малайларның куллары белән ясалган.
Музей бәйрәм көннәрендә (6, 7, 8, 9 гыйнварда) дә эшли. Эш сәгатьләре-9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Музей хезмәткәрләре район халкына һәм кунакларына кирәк булмау сәбәпле борынгы әйберләрне: совет чоры открыткаларын, фоторәсемнәр, чигелгән сөлгеләр,чаршаулар һәм башка әйберләрне ташламаска киңәш итә. Алар музейга бик кирәк.
Рәсмиләштергән вакытта, предмет бүләк итүче хуҗа күрсәтелә, бүләк итү акты рәсмиләштерелә. Сезнең исемегез музей тарихына язылачак, ә иң мөһиме, экспонатларны йөзләрчә һәм меңләгән кеше карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев