Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: канунны үтәү мөһим

Татарстан Республикасының Әлки районы мәхкәмәсе тарафыннан социаль пенсия һәм бер тапкыр бирелүче акчаны максатсыз тоту очрагы буенча гражданлык эше тикшерелгән һәм аны түләттерү карары чыгарылган. 

Дәүләт ата-ана кайгыртуыннан башка калган балаларга матди тәэмин итүне билгели, нәтиҗәдә опекуннарга аларны карау өчен кирәкле шартлар булдырырга ярдәм итә. Шул ук вакытта тәрбияләнүчеләрнең һәм опекуннарның акчалата түләүләргә хокуклары һәм ул акчаны тотуга кагылышлы сораулар кануннар белән ачыкланган. 
Канунга ярашлы рәвештә, тәрбияләнүчеләрнең  опекун яисә тәрбия итүченең милкенә хокукы юк. Шулай ук опекун һәм тәрбиягә алучылар да балалар милкенә, шул исәптән алимент, пенсия, пособие һәм дәүләт билгеләгән башка түләүләргә  дәгъва белдерә алмый. Тәрбиягә алынучының милке, шул исәптән аның кереме булган акчаны ничек тотарга кирәклеге кануннарда күрсәтелгән. 
Шулай итеп, опекун яисә тәрбияләүче тәрбияләнүченең керемнәрен, шул исәптән аның милке белән идарә итүдән кергән акчаны тота ала. Моңа тәрбияләнүченең үзе тотарга хокуклы һәм аның файдасына булган кереме керми. Алимент, пенсия, пособие, сәламәтлеккә яисә ашатучысын югалту сәбәпле килгән зыян өчен, шулай ук тәрбияләнүчегә түләнгән башка акчалар билгеле бер исәп-хисап счетына салынырга тиеш. Аны опекун яисә тәрбияләүче ача, аннары опека һәм попечительлек хезмәте рөхсәтеннән башка тота ала. Опекун яисә тәрбияләүче аерым исәп-хисап счетындагы акчаны кая тотуын күрсәтеп, хисап бирә.
Мәхкәмә тарафыннан район прокуратурасының бала тәрбияләүче ата-аналарның опека һәм попечительлек  турындагы кануннарны ничек үтәүләрен, аерым алганда, балигъ булмаучыларның акчаларын максатлы тотуын тикшерүе ачыкланган. Тикшерү барышында дәүләт тарафыннан тәрбияләнүчене караган өчен бүленгән акчаны опекун тарафыннан максатсыз тотуы билгеле булган. Шул ук вакытта опекун тәрбияләнүченең милкен тотуы турындагы хисапны бирмәгән.
 Мәхкәмә барышында опекун тәрбияләнүче өчен тотмаган акчаны аның исәп-хисап счетына салган. 
Опекун дәгъва белдерүченең таләбен үз теләге белән үтәгәнгә, әлеге очрак буенча гражданлык эше туктатылган.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев