Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Карамалы клубы мөдире үз эше белән беррәттән сөт тә җыйган, ындырда да эшләгән

Күпчелек авылларда клуб бердәнбер мәдәният учагы булып тора. Шул ук вакытта мәдәният учреждениесенең уңышлы эшләве җирлек җитәкчелеге, мәктәп, ә элеккеге елларда тагын әле колхоз я совхоз белән ничек хезмәттәшлек итүгә бәйле. Нәкъ менә шундый хезмәттәшлек Карамалы авылында булган һәм бар. Шуңа да биредә яшәүчеләрнең тормышы кызыклырак, яктырак. Бүген без укучыларыбызга авыл мәдәният йорты мөдире Рамил Хәсәншин турында сөйлибез.

Барысы да кертелгән
Авыл мәдәният йорты мөдире дигән сүзләр бик тә мәгънәле, чөнки ул бит шунда яшәүче халыкның ял сәгатьләрен оештыру буенча җаваплы кеше. Шуның өстенә авыл җирендә әлеге вазыйфа үз эченә концертларны алып баручы, сценарий төзүче, рәссам, тавыш операторы, куючы режиссер, хор җитәкчесе, хуҗалык эшләрен башкаручы, хәтта урам себерүче белгечлекләрен ала...
Ә Рамил Хәсәншин турында сөйләгәндә боларга тагын сөт җыючы, бригадир, хисапчы, ындыр табагы мөдире дигәннәрен дә өстәргә кирәк. Әйе, әйе, исегез китмәсен! Барлык бу өстәмә вазыйфаларны күп еллар инде үтәп килә героебыз. Әмма барысын да тәртип белән сөйлик әле.
Рамил сугыш ветераны Нургали ага гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә. Туган авылында сигез сыйныф белем алгач, күрше районның Колбай Мораса авылы урта мәктәбен тәмамлый. Аттестат алгач, “Кызыл Байрак” совхозына комбайнчы булып урнаша егет, әмма көзен аны армиягә алалар. Ике ел хезмәт итеп туган авылына кайткан җиренә аны инде хуҗалык җитәкчесе Хәлим Сафин көтеп тора икән. Аңлашыла да: клубта мөдир юк, ә Рамил бик тә җаваплы, карусыз егет бит. Менә шулай хезмәт юлын башлап җибәрә дә ул: иртәдән ындыр табагында эшли, кичләрен яшьләр өчен биюләр, концерт оештыра. Шул ук елны совхоз директоры тәкъдиме белән Рамил һәм аның өч авылдашы Тәтеш совхоз-техникумына читтән торып укырга керәләр. 
–Ул вакытта авыл хуҗалыгы кадрларын укытуның әнә шундый дәүләт программасы бар иде. Хәлим Зөфәр улы: “Сез сәләтлеләр, белем алырга тиеш”,–диде. Аны тыңламыйча нишлисең,–дип искә төшерә әңгәмәдәшем. 
Диплом алгач яшь белгеч озак еллар берьюлы ике эш башкара. 
–Хәзер үзем дә аптырыйм – барысына да ничек өлгердем? Әмма, уйлап карасаң, чәчү я урак өстендә иңгә-иң куеп эшләгән кешеләр белән төрле чаралар оештыру, шикләнмим, күпкә ансатрак,–дип сөйли Рамил Нургали улы, эшли башлаган беренче елларын исенә төшереп.

Гомерлек һөнәренә әйләнә
Ул елларда клуб хезмәткәре вазыйфаларын берәү дә озак үтәми. Чөнки хезмәт хакы бик аз, ә авылда яшьләр күп, димәк, мәдәният учагы да бик яхшы эшләргә тиеш булган. Рамил бик матур итеп халык биюләрен башкарган, авыл картлары роленә дә тиз кереп киткән, оста итеп пародияләр күрсәткән. Тора-бара төрле чараларны, иҗади кичәләрне алып барырга да өйрәнгән. Шулай элек үзе өчен өстәмә йөкләмә итеп кенә санаган хезмәтенә җаны белән береккән. 
2000 елда, инде 15 еллык эш стажы була торып, Рамил Хәсәншин мәдәният институтына укырга керә, шунда җәмгыяви-мәдәни тармак менеджеры белгечлеген ала.
Беренче елларда клуб мөдире булып эшләгәндә хуҗалык җитәкчесе ярдәменә таянса, соңрак ул җирле үзидарә белән хезмәттәшлек иткән. Авыл советы рәисе кушканны үтәп Рамил 15 ел шәхси сектордан сөт җыю өчен дә җаваплы булып торган.
–Үзем сөт җыям, шунда кешеләрне я репетициягә, я концертка чакырам. Авылдашлар белән һәрвакыт дус яшәдек, бер-беребезне аңладык, булышып тордык,–ди җитәкче.
Менә 22 ел инде Рамил Хәсәншин 727 нче сайлау участогы рәисе вазыйфаларын да үтәп килә, районда сайлау кампанияләрен иң оста оештыручыларның берсе ул. 

Клубта – бөтен гомере
–Клубтан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм. Шунда минем яшьлек елларым үтте, шунда бөтен гомерем. Биредә күпме Яңа ел бәйрәмнәре, кичәләр, концертлар үткәрдек, күпме егетләрне армиягә озаттык, никадәр туй уздырдык! Озак еллар мәдәният йортында никахларны тантаналы теркәүне дә оештырдык. Авыл советы хезмәткәрләре Әсхәт Вахитов, Гөлнур Әһлиуллина рәсми өлешен уздыралар, калганы безнең өстә. Ярый әле ул вакытта яшь укытучылар күп иде. Алар берничә җыр җырларга, матур итеп биергә, шигырь сөйләргә бик теләп ризалаша иделәр. Хәтерлим әле, бер елны авылда 15 туй үткәрүдә катнаштык,–дип хәтер йомгагын сүтә эчкерсез әңгәмәдәшем.
Һәм өстәп куя:
–Эшем мине иҗат итәргә илһамландыра, кешеләргә матур хисләр, уңай эмоцияләр бүләк итү теләге тудыра. Мин бәйрәмнәргә сценарийлар язырга, аларны оештырырга һәм тамашачыларның елмаеп кул чабуларын күрергә бик яратам. Беләсезме, безнең Карамалыда үзешчән артистларга бакча чәчәкләре бүләк итү гадәте бар.
Авыл клубы каршында “Карамалы чәчәкләре” дип аталган ансамбль уңышлы эшләп килә. Аның составында авылның иң актив, талантлы кешеләре – каймагы тупланган. Халык җырларын һәм биюләрен башкаручы бу коллектив районда гына түгел, аннан читтә дә танылып өлгерде инде.

Ярдәмчеләрсез буламы?
Мәдәният йорты җитәкчесенең аерым горурлыгы да бар. Болар – “Энҗе бөртекләре” түгәрәгендә шөгыльләнгән, аның тәрбиясен алган егет һәм кыз: республиканың  Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Җәмилә Кәлимуллина, И.Әүхәдиев исемендәге музыкаль көллиятне тәмамлаган Алмаз Әкбәров. 
1992 елда Рамил Иске Алпар авылының мәдәният хезмәткәре Исламия Ибәтовага өйләнеп, аны үз авылына алып кайта.  Ир белән хатын тату тормыш итеп бик әйбәт өч бала табып үстерәләр. Ул-кызлары өй эшләрендә генә түгел, клуб эшчәнлегендә дә ярдәмчеләре була.
–Рәсил, Гөлинә, Илзирә – балаларымның өчесе дә сәхнәдә үсте. Алар уйнамаган роль калмагандыр! Аю да булдылар, төлке дә, Кар кызы да. Моңа өстәп җырладылар, биеделәр, концертларны алып бардылар,–дип сөйли гаилә башлыгы ярдәмчеләре турында. 
Исламиясе озак еллар авыл мәктәбендә укыта, балаларны укырга-язарга өйрәтә. Карамалылар Хәсәншиннар гаиләсен бик тә кайгыртучан, тәртипле, ярдәмчел дип тасвирлыйлар. Ир белән хатын озак еллар картайган әти-әниләрен карый һәм кадерләп соңгы юлга озата. 

Суйган да каплаган

Хикәябез героеның тагын бер күзгә ташланып торган ягы бар – ул “Мунча ташы” театры герое Мотыйгуллага бик охшаган. Суйган да каплаган инде менә! Хәтта шундый очрак та булган: гострольләр вакытында Рамил Хәсәншинның сәхнәгә чыгуын сорыйлар, тамашачылар аны Мотыйгулла ролен башкаручы артисттан аера алырлармы икән дип шулай  тикшереп карыйлар. Әллә инде әнә шул охшашлык аркасында, әллә башка сәбәпләре бардырмы, әмма карамалылар сәхнәдән шушы сатира театры әсәрләре өзекләрен күрсәтергә яраталар. Бигрәк тә үзешчән артистлар Рәдис Абдуллин, Алмаз Насыйбуллин, Радик Әхмәтов оста уйный сәхнәдә. 
– Мин һәрвакыт үз эшемдә район мәдәният йорты җитәкчелеге һәм авыл советы ярдәменә таянам. Безнең һәр хисап концерты күптәнге гадәт буенча авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров, башкарма комитет секретаре Зәйтүнә Сәгыйрованың музыкаль чыгышлары белән башлана. Ә элеккеге елларда үзенең моңлы, тирән тавышы белән авыл советы рәисе Талибулла Әһлиуллин тамашачыларны җылата, җанга барып җитә торган җырлар башкара иде. Менә шул инде ул – авыл җирендә мәдәниятка чын-чынлап ярдәм итү. 
Рамил Нургали улының күптәнге хыялы да бар. Ул Карамалыда яңа клуб төзелүне бик тели, көтә. Хәзерге бина әллә кайчан, 1965 елда ук төзелгән булган. Аны инде ремонтлап та булмый, кышларын биредә бик салкын. Тик шулай да карамалылар зарланмый, тулы канлы мәдәни тормыш белән яшәп яталар. Чөнки авылның мәдәни учагы якты яна, кешеләргә шатлык, рухи ләззәт, уңай эмоцияләр бүләк итә. Бусы иң мөһиме дә инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев