Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Карга авылы мәчетенә ай куелды

7 июль көнне тантаналы төстә Карга авылы мәчете манарасына алтын ай куелды.

Карга авылы мәчете 1992 елда салынган, 2009 елда аңа капиталь ремонт ясалды. Төзелеш эшләре вакытында элеккеге айны калдырган булганнар. Ләкин берникадәр вакыт үткәч,  иске төзелмәнең символы алыштыруга мохтаҗ булды.

Бу игелекле эшне үз өстенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев алды.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев хәбәр итүенчә, 7 июль көнне мәчет манарасына ай куелды.

Мәчеткә йөрүчеләр авылдашларына бик рәхмәтле. “Әйтерсең лә бөтен авыл яктырып китте”,- ди, әтисе Габдулла Гафиятуллин белән ай куелу тантанасына килгән, Сания апа.

Мәчет – Аллаһ йорты. Ул һәрвакыт матур һәм чиста булырга тиеш. Авыл егетләре Равил Низамов, Фәнил Вәлиев, Ленар Кәримов мәчетне төзекләндерү эшендә ярдәм итеп торалар. Корбан бәйрәменә бинаның ишекләрен, эскәмияләрен яшел төскә буяганнар, территорияне чүп үләннәреннән арындырганнар.

Мәчет быел 31 июль көнне булачак Корбан бәйрәменә тулысынча әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев