Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга авылы мәчетенә яңа ярымай куелды

Карга авылы мәчете манарасына алтын төсендәге яңа ярымай беркетелде.

Авылда мәчет 1992 елда төзелә. 2009 елда ул капиталь төзекләндерелә. Ремонт вакытында манарада элекке ярымайны калдыралар. Әмма вакыт узу белән аны алыштыру зарурлыгы туа. Бу эшкә әлеге авылда туып үскән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев алына. “Ярымайны мәчет манарасына урнаштыру тантаналы шартларда башкарылды. Карга халкы  әлеге игелекле гамәле өчен депутат авылдашыбызга бик рәхмәтле”,–диде безгә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев.

Авыл егетләре Равил Низамов, Фәнил Вәлиев, Ленар Кәримов Аллаһ йортын төзекләндерү эшләрендә аеруча теләп катнашалар. Корбан гаете алдыннан алар мәчет тирәсен чистартканнар, ишекләрне, эскәмияләрне буяганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев