Әлки районы Карга авылы янында булган авариядә зыян күрүчеләрнең хәлләре ничек?
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина 13 июльдә Карга авылы янында булган авариядә зыян күрүчеләрнең хәлләре турында хәбәр итте.
Мәгълүм булганча, өч автомобиль катнашындагы әлеге юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән иде. Светлана Одушкина әйтүенчә, авариядә җәрәхәтләнүчеләрнең алтысы Казанга республика клиник хастаханәсенә озатылган. Аларның берсенә катлаулы операция ясалган, ул хәзер реанимация бүлегендә дәвалана. Хәле әлегә авыр.
Өч пассажирның сәләмәтлекләре уртача авырлыкта.
Ике кешенең хәле әйбәтләнеп килә. Йөртүчеләрнең берсе медицина хезмәткәрләренең ярдәменнән баш тарткан, аның саулыгы канәгатьләнерлек хәлдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев