Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга авылында 8 Мартка багышланган кичә үтте

Каргада “Исемең матур, кемнәр куйган” дип аталган бик күңелле чара үткәрделәр. Аны оештыручылар – район “Ак калфак” оешмасы, Карга авыл җирлеге башкарма комитеты, “Эдем” җәмгыяте. Кичә мөселманнарда исем кушу йолаларына һәм тәртибенә багышланган иде.

Район имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев бәйрәмне башлап Рәҗәп ае хакында вәгазь сөйләде. Ә район мәдәният йорты сәнгать осталары гаиләдә бала тууга багышланган күренеш белән сөендерделәр.

Ирек хәзрәт дини кагыйдәләр буенча балага исем кушу тәртибен аңлатты. Шуннан соң исем кушу бәйрәме мәҗлес табыннары артына күчте. Кунаклар да бар иде – Алексеевск районыннан килгән хатын-кызлар мөнәҗәтләр башкардылар. Каргалылар үзләре дә сынатмады – шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.

Бу бәйрәм 8 Март алдыннан үткәрелде бит. Шуңа күрә анда катнашучыларга Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Фоат Вәлиев исеменнән бүләк өләштеләр. “Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина да чарада катнашкан апа-сеңелләрне күчтәнәчләр белән шатландырды.

Бәйрәм теләкләрен кунаклар район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловтан, Карга җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевтан да ишеттеләр. Ә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Әбҗаббарова алга таба да милли гореф-гадәтләргә багышланган чараларның үткәреләсен хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев