Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга авылында узган балык тоту бәйгесендә Фаварис Галиев җиңүче булган

Карга авылында үткән балык тоту бәйгесендә халык бик теләп катнашкан.

Елга буенда кармак салып утырырга мөкиббәннәр арасында әлеге ярышны авыл имамы, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев оештырган. Актай елгасы буена 16 һәвәскәр балыкчы җыелган. Көне дә тыныч, җилсез булган. Балыкчылар кармак та салган, бу мавыктыргыч шөгыль белән бәйле төрле кызыклы очракларны искә төшереп, рәхәтләнеп аралашкан-гәпләшкәннәр дә.

Ике сәгать дәвам иткән бәйгегә тотылган балыклар саны буенча нәтиҗә ясаганнар. Иң күп балык тотып, Әлмәттән кунакка кайткан Фаварис Галиев беренче урынны алган. Каргалылар  Равил Низамов, Ринат Сафин, Заһид Хисмәтов, Рәхимҗан Мингалимов аңардан азга гына калышкан. 82 яшьлек Надир Зиннәтуллин иң өлкән яшьтәге балыкчы дип табылган. Аларның һәммәсенә истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев