Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга мәдәниятчылары беренче урын яуладылар

​​​​​​​15 октябрьдә Казан кооператив институтында татар мәдәни үзәкләренең “Безнең кавем-Наш народ” дип аталган икенче халыкара онлайн-фестивальләре үткәрелде.

 

Фестиваль институтның татар мәдәнияты үзәге һәм Әлки якташлык җәмгыяте тарафыннан оештырылда. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Видео һәм фотоматериалларны карап чыккач, жюри дүрт номинациядә җиңүчеләрне ачыклады.

Татарстан һәм Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән, Берләшкән гарәп имирантларыннан, Төркия һәм Казахстаннан, Россиянең берничә шәһәреннән 72 автор катнашты фестивальдә. Алардагы татар мәдәниятын үстерү үзәкләре, җирле җәмгыятьләр музей, мәктәп, балалар бакчалары, мәдрәсә, китапханә һәм башка мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән чаралар турында материаллар җибәргәннәр. Фестиваль төрле һөнәр ияләрен, буыннар вәкилләрен берләштерде, анда кечкенә балалар да, укучы һәм студентлар да, эшмәкәрләр, башка кооператорлар, башка тармаклар хезмәткәрләре катнашты.

Үз чыгышында Россия кооперация университеты ректоры, республиканың Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауның мөһимлеген ассызыклады. Ул Россиядә җанисәп башлануын искә төшерде, һәркемнең үз милләтен күрсәтүе мөһим икәнлекне әйтеп үтте.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев туган телне һәм мәдәниятны саклау хакындагы фикерләре белән уртаклашты, кооператив институтның татар мәдәнияты үзәгенә күпкырлы эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте.

Бәйрәм чарасында күренекле журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. шул исәптән безнең район вәкилләре дәүз чыгышлары һәм милли ризыклар белән фестивальне бизәүгә өлеш керттеләр.карга мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Галиева белән Фирүзә Шиһапова фестиваль өчен “Килен төшерү” күренешен видеога төшереп җибәргәннәр. Алар моңа барлык авылдашларын диярлек җәлеп иткәннәр. Нәтиҗәдә Карга мәдәниятчылары беренче урынны алды, Салман мәдәният йорты эше икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинага фестивальнең оештыру комитеты Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәмне бергәләп Габдулла Тукайның “И туган тел” җырын башкарып тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев