Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Каргада каз өмәләре башланган

​​​​​​​Кош-корт асраучылары белән дан тоткан Каргада каз өмәләре башланган.

Йортларында йөзәр баш каз, үрдәк бәбкәсе үстергән Гөлчирә Хәсәншина, Айрат Гайфуллин, Ирек Сәләхиев, Илгизәр Фәттахов гаиләләре тирә-күршеләрен, туганнарын җыеп өмәләр үткәргәннәр дә инде.

Йөз баш Карга халкы өчен күп түгел; Илнур Миндубаев, Мәдинә Хөсәенова, Газинур Фәттахов һәм башка кайбер хуҗалар йортларынәда сугымлык кош-кортның башы 200 гә җитә. Бу гаиләләр барысы да диярлек бәбкә-чебеш сатып алып үстерүчеләргә тиешле субсидияләрне дә алганнар. Башкалар да калышмый – йорт саен диярлек 30-50 баш каз өлгергән инде.

Карга халкы заманадан калышмый: авылның воцаптагы чатында  тере казларны 1300 сумнан сату хакындагы белдерүләр дә бар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев