Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Каргада узган гражданнар җыенында үзара салым акчасының кая китүе турында сөйләделәр

2020 елда Карга авыл җирлегендә халыктан 138 мең сум үзара салым җыелган.

19 гыйнвар көнне Карга авылында гражданнар җыены булып узды. Чара башланыр алдыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән кунакларның кәефен күтәрделәр. Гражданнарны кабул итү оештырылды, авыл халкы район хезмәтләре вәкилләренә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Утырыш эше белән авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев җитәкчелек итте. 2020 елда җирлектә башкарылган эшләр турындагы докладында ул узган елда 230 каргалының үзара салымда катнашуы, 138 мең сум акча җыелуы турында сөйләде. Аларга "1 сумга 4 сум" республика субсидиясен өстәп, җирлек карамагында 690 мең сум булган.

Шул акчалардан Яр буе урамы буенча юл төзелешенә 138 мең сум, урам утларына 115 мең сум акча тотылган. Су башняларын, су системаларын ремонтлауга, насослар сатып алуга һәм электр энергиясе өчен түләүгә 141 мең сум акча тотылган, проектка 298 мең сум акча бүлеп бирелгән. Җыелган акчалардан контейнер мәйданчыклары булдыруга 99 мең сум тотылган.

Рамил Минһаҗев авыл халкын быел да март аена кадәр 600шәр сум үзара салым җыеп, Татарстан бюджетыннан икенче кварталда субсидия алырга, ә җәй көне барлык планлаштырылган эшләрне башкарырга чакырды.

Чарада шулай ук район башлыгы Александр Никошин, Татпотребсоюз сәүдә идарәсе башлыгы Илдус Хатыйпов, «Эдем» җәмгыяте директоры Гөлнур Сафина һәм «Әлки» кулланучылар кооперативы рәисе Агыйдел Турнина катнашты.

Ел йомгаклары буенча алдынгы авыл хезмәтчәннәре Рәшит Гайнетдинов һәм Гүзәл Хәсәнҗанованы район башлыгының Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Гайфуллин, Илназ Хөсәенов һәм Равил Галиуллинны шәхси ярдәмче хуҗалык алып барулары һәм Казан ярминкәләрендә катнашулары өчен бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев