Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Кече Чирмешән, Атасу кебек елгалар буенда утырган авылларны язгы ташкыннар “әсирлеккә” алырга мөмкин

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясендә халыкны һәм мөлкәтне язгы ташу чорында ничек саклау, бәла-казаны кисәтү хакында сөйләштеләр.

“Кыш карлы булды, димәк, язгы сулар да күп булып, кайбер торак пунктларда куркыныч тудырырга мөмкин. Бүгеннән үк вәзгыятьне контрольгә алырга, барлык саклык чараларын күрергә кирәк,–диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов.

Киңәшмәдә Кече Чирмешән һәм башка кайбер елгалар, буалар тирәсендә утырган авыл җирлекләре башлыклары язгы ташуны нинди әзерлек белән көтүләрен сөйләделәр. Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Колчурино, Иске Алпар җирлекләрендә инде ташуга каршы штаб-комиссияләр төзелгән, чаралар планы булдырылган, авыл халкы белән сөйләшергә дә өлгергәннәр. Язгы ташу урамнар-өйләрне су астында калдыра башласа, кешеләрне, терлек-туарны кая эвакуациялиселәрен дә хәл иткәннәр инде. Бигрәк тә буалы авылларга куркыныч янарга мөмкин. Шуңа да су биеклеген даими тикшерү, су торбаларын кар-боздан чистарту кебек чараларны күрәләр.

–Иң катлаулысы – судан зыян күрү куркынычы булган өйләр хуҗаларын милекне иминиятләштерергә күндерү. Акча юк, дигән сәбәп белән моны эшләмәүчеләр бездә дә бар,–диделәр җирлек башлыклары. Өен иминиятләштермәүчеләрдән кисәтелүләре хакында язмача аңлатма алырга килештеләр.

Утырышта шулай ук алда торган бәйрәмнәрнең иминлеген тәэмин итү турында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев