Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Кечкенә йолдызчыкларны зур сәхнәләргә чыгара алсак иде”

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале район этабының узган атнада  булган гала-концерты  анда катнашучылар өчен дә, ата-аналар, педагоглар өчен дә чын бәйрәмгә әйләнде. 

 
Сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов чыгыш ясады. Ул бу фестивальне районның мәдәни тормышында зур вакыйга дип атады.
–Әлки төбәге мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бай. Яшь артистларыбыз да зур сәхнәләргә күтәрелер, чын-чынлап районның горурлыгы булырлар дип өметләнәбез,–диде җитәкче.
Хисап концерты Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең  “Энҗе бөртекләре” хореография төркеме башкаруында дәртле татар биюе белән башланып китте. Аннан соң Югары Әлморзадан “Умырзая” дуэты чыгыш ясады. Шунысы сөенечле, зур булмаган бу мәктәптән берничә номер фестивальнең финалына чыккан. Бу педагогларның балаларның сәләтләрен һәм талантларын үстерү буенча нәтиҗәле эшләве хакында сөйли. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Балалар иҗат йорты белгечләре тарафыннан профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән бәйрәм сценарие районыбызда яшәүче төрле халыкларның җырларын һәм биюләрен үз эченә алган иде. Концерт номерларын һәм аларның башкаручыларын шулай ук яшь конферансьелар игълан итте. Район үзәгеннән Зилә Зыятдинова, Алсу Нотфуллина, Камил Шаһивәлиев, Чуаш Кичүеннән Эмилия   һәм Ильяна Вәлиевалар, Урта Әлкидән Слава Малышев, Түбән Әлкидән Динә Садриева үзләренең тел байлыгын, импровизация талантын, аудитория белән сөйләшә белү осталыгын күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, нәкъ менә Динә һәр номерны һәм аның башкаручысын матур итеп җиткереп кенә калмады, әдәби татар телендә чыгыш ясап сөендерде. Кызганыч, алып баручыларның күбесе безгә якын булган мишәр акценты белән әдәби сөйләм кысаларына “сыешмады”. Бу исә республика бәйгесенең финалына чыгуга киртә булып тора. Теләсә нинди иҗади чарага әзерлек алып барганда балаларның педагоглары һәм остазлары моны истә тотарга тиеш.
Балалар музыка мәктәбендә белем алучы “йолдызчыклар” артистлык осталыклары, сәхнәдә үзләрен тота белүләре белән аерылып торды. Юхмачыдан  Полина Альтуровичның Арлекино образына керүе үзе генә ни тора! Әтисе аны атнага өч тапкыр музыка мәктәбенә дәресләргә алып килә икән. Баланың теләге, омтылышы булып, гаиләдә дә аңа ярдәм итсәләр, нәтиҗәсе дә күз алдында.
Традиция буенча, быел да чыгарылыш укучыларының әти-әниләрен рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
Иң көчле алкышлар уллары Рәсимне тәрбияләгән өчен Рафик һәм Наҗия Мәрдиевләр адресына яңгырады. “Йолдызлык” чыгарылышы укучысының быел фестивальнең район турында гран-прига ия булуында һәм районыбыз данын яклап “Уникс” спорт-мәдәният үзәгендә чыгыш ясавында аларның да өлеше бар. Рәсимнең патриотик темага җыры залның көчле алкышлары белән бүләкләнде. 
Базарлы Матак гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Кирилл Сафронов хөрмәтенә дә көчле кул чабулар һәм “афәрин” тавышлары яңгырады. Ул татар телендә халык җырын заманча аранжировкада бик матур итеп башкарды. Кирилл татар малае түгел, әмма ул җырның рухын, аһәңен гаять оста җиткерде. Монда аның педагогы Алмаз Сафиуллинның роле дә зур дип уйларга кирәк.
Илзирә Гыймадиева “Җыр керде күңелгә” дип җырлаганда аның йөзендә елмаю балкыды, бөтен хәрәкәтләре, мимикасы белән ул образны тулыландырды, яшь башкаручыга кушылып тамашачылар да җырлады. 
Район үзәгеннән Мәдинә Гаджиева сәхнәдә үзен иркен һәм ышанычлы тотты. “Самолет” җыры белән ул залга төште, аудиториянең сокланулы авазлары яңгырады. 
Биюләр гала-концертның чын бизәге булды. Хәрәкәтчән, әрсез “тычкан балаларын” (“Бәхетлеләр” төркеме) Түбән Кәчидән “Мозаика” бию ансамбле алыштырды, алар күңелле чуаш биюен башкарды. 
Үсеп килүче буынга иҗади тәрбия бирүдә педагог мөһим роль уйный. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева конкурсантларны яхшы  әзерләгән өчен укытучыларны бүләкләде, аларны ул иң бәхетле педагоглар дип атады, чөнки балалар үз остазларына мөкиббәннәр, аларны бик яраталар. 
Көчле алкышлар астында сәхнәгә укытучылар Фирдания Хәбибуллина, Ирина Смышляева, Алсу Сутягина, Илнур Шагалиев күтәрелде.
Чыннан да, бала, аның әти-әнисе һәм педагог бердәм булып, аңлашып эшләгәндә генә менә дигән нәтиҗә килеп чыга. 
Беренче рәттә утыручы Олеся Гобәйдуллина кызы Альбина “Кояшка юл” җыры белән чыгыш ясаганда аңа кушылып җырлады, әйтерсең лә ул кояшка таба баласы белән бергә атлады. Чуаш Борнаеннан Ярослава Еликова да эстрада вокалында беренче уңышлы адымнарын ясый. Әти-әнисе ярдәме белән ул музыка мәктәбендә белем ала, бер генә дәресне дә калдырмый. Бу мактауга лаек. 
Бәйрәмнең азагында чыгарылыш укучылары музыка  һәм бию дөньясына символик скрипка ачкычын иң кечкенәләргә тапшырдылар. Аларның уңышларын дәвам итәргә вәгъдә биреп, “алтын ачкычны” яшь вокалчы Әмирә Хәмитова кабул итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев