Әлки районы халкы февральдә туган бәбиләр хисабына 7 кешегә арткан
.
Февральдә туган бәбиләр хисабына районда халык саны 7 кешегә арткан.
Узган айда район ЗАГС бүлегендә шулкадәр бала теркәлгән. Ай дәвамында 5 пар язылышкан, тик менә 2 гаилә таркалган, 23 райондашыбыз арабыздан киткән. Ә ел башыннан бирле ЗАГС бүлегендә районның 11 нәни гражданын исәпкә алганнар, 15 парның никахын теркәгәннәр. Елның беренче ике аенда 5 пар аерылышкан, 45 кеше бакыйлыкка күчкән.
Чагыштыру өчен: 2018 елның февралендә яңа туган 12 бәби теркәлгән (ел башыннан -25), 3 гаилә төзелгән (8), 5 пар аерылышкан (8), 17 кеше вафат булган (44).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев