Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: «Халык сорауларга теләп җавап бирә, исәпкә алуның мөһимлеген аңлый»

Юхмачы авыл җирлегендә сан алучы Галина Москвина ай дәвамында 458 шәхси хуҗалыкта булырга тиеш икән.

 Исәпкә алу башланганнан бирле ул инде йөздән артык йортта мәгълүматларны теркәргә өлгергән.                
Юхмачы урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче Галина Москвинаны җирлектә яшәүчеләр яхшы белә.                      
–Халыкка нинди сораулар бирәсез?–дип сорыйм исәпкә алучыдан.                                                                                                
–Өйдә ничә кеше яшәве, җир кишәрлегендә нинди яшелчәләр, агач-куаклар үстерүләре, күпме мал-туар, кош-корт асраулары хакында хакында сорашам. Авыл халкы ачык йөз белән каршы ала. Сорауларга бик теләп җавап бирәләр, исәпкә алуның  мөһимлеген, дәүләткә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә дөрес карарлар кабул итү өчен кирәклеген аңлыйлар,– ди Галина Александровна.
Алар мәгълүматларны  электрон рәвештә планшетта тутыралар һәм һәр көнне башкарылган эшләре буенча дәүләт статистика бүлегенә хисап тоталар икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев