Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хастаханәсенә яңа “ашыгыч ярдәм” машинасы кайтты

Район үзәк хастаханәсенә яңа “ашыгыч ярдәм” машинасы кайтты.

Баш табиб Светлана Одушкина аның ачкычын Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итеп алды.

Әлеге тантанада Рөстәм Миңнеханов республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте.

– Иң мөһиме – кешегә үзвакытында зарури медицина ярдәме күрсәтү. Ә моның өчен заманча санитар машиналар кирәк,–диде Президент. – Бу дүрт ай безнең сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынауга әйләнде. Форсаттан файдаланып, барлык медицина учреждение җитәкчеләренә һәм коллективларына зур рәхмәт әйтәсем килә. Коронавирус беркая да китмәде. Тик бүген COVID-19 белән дә көрәшергә, планлы медицина хезмәте күрсәтүне дә  кире кайтарырга кирәк. Бу, әлбәттә, бик зур хезмәт,– диде Президент.

Республика хастаханәләренә бу көнне 54 яңа  машина тапшырылды.

– Мондый “ашыгыч ярдәм” каретасы безгә бик кирәк иде. Автомобиль Россиядә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Алар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларны хастаханәләргә озату һәм юлда хәлләрен күзәтеп бару, шулай ук хастаханәгә килеп җиткәнче интенсив терапия чаралары үткәрү өчен билгеләнгән,–ди баш табиб Светлана Одушкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев