Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Хатын-кызга иң яхшы бүләк нәрсә?

Бусагада – 8 Март – аеруча бер җылылык белән өретелгән язгы бәйрәм. Хатын-кызлар бу көнне кайнар котлаулар, күркәм бүләкләр кабул итә. Бигрәк тә ир-ат халкы якыннарын, сөеклеләрен сөендерергә теләп мәш килә.

Ә шулай да, гүзәл затларга иң яхшы бәйрәм бүләге нәрсә икән? Газета укучыларыбызга без әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 

Рифкать Билалов, Саклык банкы” ААҖ өстәмә офисы җитәкчесе:

–Минемчә, хатын-кыз өчен бәйрәмдә дә, башка көннәрдә дә иң әйбәт бүләк – аңа хөрмәт, ихтирамлы мөнәсәбәт. Ә инде бу язгы бәйрәмдә гүзәл затларыбызга без аерата игътибар күрсәтергә, аларны кадерләргә бурычлыбыз. 8 Март иртәсендә мин үземә гомер биргән сөекле әниемне, гаилә учагыбызны саклаучы хатынымны, яраткан кызларымны котлаячакмын. Аларга бүләкләр дә әзерләп куйдым инде. Ә эштәге хатын-кыз коллегаларыбызны бәйрәм белән бүген үк тәбрикләп, бүләкләребезне тапшырачакбыз. Безнең офиста 9 хатын-кыз эшли. Алар җиңелләрдән булмаган хезмәтләрен үтә төгәллек һәм җаваплылык белән башкаралар. Әле бит аларны өйләрендә дә бихисап эш-мәшәкатьләр көтә. Уңган-булган, сөйкемле хатын-кызларыбызга рәхмәттән башка сүз юк.

 

Игорь Леонтьев, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары:

–Гүзәл затларыбызга иң яхшы бүләк – игътибар, кайгырту, мәхәббәт һәм ихлас хисләр дип саныйм. Бәйрәмдә иң кадерле кешеләремне – әниемне, тормыш иптәшемне, кызымны тәбрикләп, бүләкләр бирәчәкмен. Язгы бәйрәмдә мин якыннарыма чәчәкләр бүләк итәргә яратам. Әлбәттә, без, ир-ат табиблар, хезмәттәшләребезгә дә  ихлас бәйрәм котлауларыбызны җиткерәчәкбез. Район сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләрнең зур күпчелеге хатын-кызлар бит. Һәм алар бу җаваплы хезмәтне зур тырышлык, бирелгәнлек белән башкаралар. 8 Март бәйрәме белән тәбрикләп, районыбызның барлык гүзәл затларына нык сәламәтлек телим. Чөнки сау-сәламәт булганда гына тормыш матур, дөнья түгәрәк.

 

Рәзинә Гыйниятуллина, Бибай Чаллысы мәдәният йорты җитәкчесе:

­–Дөньялар тыныч, тормышыбыз имин булсын – иң зур бүләк шул инде. Алай да бәйрәмдә якыннарыңнан җылы теләкләр һәм бүләк кабул итү аерата рәхәт һәм күңелле. Мин бигрәк тә чәчәкләр яратам. Ирем Илдус һәр елны 8 Мартта чәчәк бәйләме алып кайта. Аннан тыш та күчтәнәчсез калдырмый. Ул бүләкнең миңа охшаганын ала белә. Ә соңгы елларда “үзең теләгән әйберне сатып ал” дип акча бүләк итә. Халыкара хатын-кызлар көненә авылыбызның гүзәл затларына да бүләк әзерлибез – клубта үзешчәннәр көче белән зур концерт куячакбыз. Гомумән, клубыбыз һәр бәйрәмдә гөрләп тора, безнең авыл халкы бик актив.

 

Ленар Хәмитов, ерак юлларга йөрүче шофер, Түбән Әлки авылы:

–Без бөтен  Россия буйлап йөкләр ташыйбыз, кайбер якын чит илләргә дә йөрибез. Атналар, хәтта айлар буе юлда булырга, төрле хәлләргә очрарга туры килә. Шуңа да безнең хатыннарыбызга иң зур бүләк – исән-имин өйгә кайтып җитүебез, дип уйлыйм. Билгеле инде, сөеклеләребезне бәйрәмдә бүләксез калдырмыйбыз. 8 Мартта хатыныма да, әбигә дә (хәләлемнең әнисе) чәчәк бәйләмнәре бүләк итү гаиләбездә инде күптәннән гадәткә әйләнде. Үзем рейста булсам, Рузиләмне телефон аша котлыйм, алдан сөйләшенгән буенча, ике улыбыз чәчәкләр бүләк итәләр. Хатын-кызлар – өебезнең яме, тормыш тоткасы, балаларыбызны тәрбияләп үстерүчеләр. Алар яратуга, хөрмәткә, җаннары теләгән бүләккә лаек. Без ир-атлар җиң сызганып хезмәт итәргә, гаиләбезне җитеш, бәхетле яшәтү өчен барын да эшләргә бурычлыбыз.

 

Светлана Чуманова, хуҗабикә, Анино Салман авылы:

–Гаиләдә иминлек  хөкем сөрсен, якыннарыбыз сау-сәламәт булсын, яхшы хәбәрләр генә килеп торсын! Хатын-кыз өчен, ана өчен иң зур бәхет һәм иң яхшы бүләк шул. Әлбәттә, бәйрәм көнендә якыннарыңның  җылы игътибарын тою бик күңелле. Минем өчен иң яхшы бүләк – чәчәкләр. Ирем, кияүләрем, оныгым бәйрәм саен тере чәчәкләр белән сөендерәләр.  Үзем тәмле ризыклар пешереп, матур табын көйләп аларны сыйларга, кунак итәргә яратам. Бәйрәмдә дә, көндәлек тормышта да һәр хатын-кыз үзен кадерле, кирәкле кеше итеп тойсын иде.

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев