Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылы китапханәчесе Лилия Хәйруллина “Ел китапханәчесе” булып танылды

Бу атнада китапханәчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Районыбызда 36 китапханә бар, аларда 50 белгеч хезмәт куя. “Китапханәчеләребезнең һәркайсы үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Без ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләрне дә ачыклыйбыз. Узган елгы күрсәткечләр – китап укучылар саны, төрле тематик чаралар үткәрү, конкурсларда катнашу һ.б. – буенча рейтингта Әхмәт авылы китапханәчесе Лилия Хәйруллина “Ел китапханәчесе” булып танылды”,– ди район китапханәләр системасы директоры Татьяна Петухова.

Китап – белем, мәгълүмат чыганагы да, тәрбия чарасы да, тормышта кешегә дөрес юнәлеш бирүче дә. Мондый бәһасез байлык белән эш итүчеләр, ягъни китапханәчеләр, беренче чиратта үзләре  китап белән “җенләнгән” кешеләр булырга тиештер.

–Безнең әти бик тә укырга ярата иде. Аның үрнәгендә без, биш кызы да китапка мөкиббән булып үстек. Мин китапны кулдан төшергәнем юк, дисәң дә була. Гомергә китап укымыйча йокларга да ятмыйм,–дип сөйли Лилия.

Мәктәп елларыннан үзешчән сәнгатьтә катнашып, авыл клубында спектакльләр уйнап үскән кыз китапханә эшенә керешеп китәрмен дип уйламаган да. Хезмәт юлын ул  мәктәптә башлый, “Алтын куллар”, “Театр” түгәрәкләре алып бара. Берзаман авыл китапханәсе белгечсез калгач, Лилияне шунда чакыралар да, кыз берсүзсез риза була.

Аннан соң инде ун ел үтеп киткән, Лилия бу вакыт эчендә читтән торып укып, китапханәче дипломы алган. Иң мөһиме, бу аның күңел кушкан үз эше булуын аңлаган. Элек иске клуб бинасының кысан гына бер почмагында урнашкан китапханә бүген инде барлык уңайлыклары булган яңа мәдәният йортының ике бүлмәсен били. Күбрәк китап укучылар җыеп кичә үткәрим дисәң, тамаша залы да янәшәдә генә. Ә төрле истәлекле даталарга, күренекле әдипләрнең юбилейларына багышланган чараларны Лилия әледән-әле оештырып тора. Халыкны китапханәгә ияләштерүнең, китап укырга җәлеп итүнең ышанычлы юлы да бит бу.

–Бүген телевидение, компьютер, интернет заманы. Халык китаптан бизә бара, дигәнне әледән-әле ишетәбез. Китапны “су кебек эчүчеләр” бармы, гомумән, авыл кешесе укыймы?-дип кызыксынам Лилиядән.

–Укырга яратучылар байтак,–ди ул. –Евгений Чулкин, әйтик, китапның чын фанаты. Ирле-хатынлы Рәшит һәм Әминә Мостафиннар, Ринат һәм Мөнәвәрә Шәвәлиевләр, әниле-кызлы Сәвия һәм Эльвира Абдрахмановалар – китапханәнең даими укучылары. Олы яшьтә булса да, Әминә апа Зәйнуллина да китапларны алып кына тора. Айгөл Әхмәдиева үзе дә укырга ярата, кечкенә кызларына да гел китап сорап ала. Китапны дус иткән мондый авылдашларны тагын санарга була әле.

–Кайсы авторларны үз итә соң әхмәтлеләр?

–Урта буын Гөлсинә Галиуллина, Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен яратып укый. Ә өлкәнрәкләр Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов кебек язучыларны өстен күрә. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын кулдан-кулга йөртеп укыдык.

Хәер, Лилия кешенең китапханәгә килгәнен көтеп тормый, үзе чакырып китерә, китап белән кызыксындырырга тырыша. “Тере китап киштәсе”, “Китапханәгә китап бүләк ит” акцияләре әнә шуңа юнәлдерелгән. Кайчак китап-журналларны өстәл куеп урамга да алып чыга икән Лилия. Үткән-сүткән игътибарсыз калмый, килә, карый, ни дә булса сайлап ала.

Әхмәт китапханәсендә 8 меңгә якын китап исәпләнә. Шуның өстенә, 17 исемдәге журнал, 6 төрле газета яздырып алалар. “Газета-журналлар белән кызыксынучылар бик күп, аларны өйгә дә биреп җибәрәм, укысыннар гына”,–ди китапханәче. Китап алмашу дигән әйберне дә гадәткә керткәннәр биредә. Яңа чыккан, укучыларны аеруча кызыксындырган әсәрләрне район үзәге, башка авыл китапханәләреннән дә алып кайтып укыталар.

–Берсендә урамда бер хатынны очраттым да, әйдә әле, сиңа бик әйбәт китап бар, дип китапханәгә алып киттем. Берничә көннән шылтырата бу: “Каян гына белеп бирдең син миңа бу әсәрне, аерыла алмыйча, елый-елый укыйм”, ди. Китапны китерә килгәч, башкасын биреп җибәрәм мин аңа,–дип хезмәте турында мавыгып, бирелеп сөйли Лилия.

Дөрес, кызу эш өстендә авыл кешесенең китап укырга әллә ни вакыты калмый. Аның каравы, җәен балалар китапны күп укый икән. Укытучылар белән дә кулга-кул тотынып диярлек эшли язмам герое. Балаларны мәктәпкә кергәч үк китапханәгә кунакка чакыралар, төрле китаплар белән кызыксындырып, укуга мәхәббәт орлыгы салалар биредә.

Төрле бәйгеләрдә дә бик теләп катнаша Лилия Хәйруллина. Күптән түгел ул берничә коллегасы белән бергә “Әдәби марофон” конкурсы җиңүчесе булды. Әлеге бәйгенең дә асылы кешеләрне укырга җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Билгеле, авыл китапханәчесенең эше болар белән генә чикләми. Ул мәдәният йортындагы чаралардан  да читтә калмый, халык театрында уйный. Сайлаулар үткәрү, башка җәмәгать эшләре, өмәләр – берсе дә китапханәче катнашыннан башка узмый. Гаиләсен – ирен, өч баласын кайгыртырга да, мал-туар тулы зур хуҗалыгын карарга да өлгерә Лилия. Әнә шундый ул һөнәрдәшләре арасында иң оста булып танылган “Ел китапханәчесе”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев