Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылы мәчете Корбан гаетен бәйрәмчә көязләнеп каршылады

Әхмәт авылы мәчете Корбан гаетен яңарып-көязләнеп каршылады.

Авыл хатын-кызлары гает алдыннан мәчеттә өмәләр ясап эшләгәннәр. Дин йортының тәрәзәләрендәге челтәр пәрдәләрне, халыктан акча җыеп, яңага алыштырганнар. Мәчетнең аш-су бүлмәсен дә яңартканнар. Монда дини ашлар үткәрү өчен өстәмә савыт-саба сатып алганнар. Аллаһ йортын бик җентекләп, ялт иттереп җыештырып чыгарганнар.

Авыл имамы Ришат Сөләйманов Корбан гаете көнендә әлеге игелекле эштә катнашкан һәр кешегә, һәр гаиләгә изге теләкләр теләп дога кылды. Мәчетне бәйрәмгә әзерләүдә әхмәтлеләр Рәсимә Гайфуллина, Зөлфия Вәлиуллина, Сөембикә Хәмитова, Гөлсирә Камалова, Лилия Хәйруллина, Эльвира Абрахманова аеруча зур тырышлык куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев