Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылында тиздән яңа балалар бакчасы эшли башлый

Әхмәт авылында 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә.

Биредә хәзер эчке бизәү эшләре башкарыла. Бакча республика программасы нигезендә төзелә. “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте эшчеләре яңа бинага кадәр матур асфальт тротуарлар да ясап куйганнар. Бакчаның тирә-юне дә төзекләндерелә. Янәшәдәге өйләрнең коймалары да яңартылган, буялган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев әйтүенчә, Әхмәттә һәм Югары Әлморзада капиталь ремонттан соң балалар бакчаларын 20 августка кадәр ачу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев