Әхмәт тугызъеллык мөктәбе быел да күп итеп яшелчә үсентеләре әзерләгән.
Биредә яшелчәләрне мәктәп яны участогында үстерәләр. Ә артып калган помидор, борыч, баклажан, кәбестә, кыяр үсентеләрен халыкка да саталар.
Үсентеләрне, яшелчә һәм җиләк-җимешне сатудан кергән акча төрле ремонт, мәктәпне һәм кабинетларны яңарту эшләренә тотыла. Әйтик, берничә ел элек үзләре эшләп алган акчага хәтта мәктәпнең түбә шиферын калайга алыштырган иделәр.
Нет комментариев