Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Әхмәт” отрядында бер көндә 500 тонна сенаж салдылар

“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы терлек азыгы хәзерләүгә кереште.

Биредә “Әхмәт” отрядында  күпьеллык үләннән сусыл азык – сенаж сала башладылар.

Ике көн алдан теземнәргә салынган үләнне комбайннар ваклатып, Чуаш Кичүе сөт комплексы азык утарына озата. 28 майда алар базга 500 тонна яшел масса салдылар.

Үләннәрне чаптыруда Рафис Мөхәммәтшин һәм Фаил Яһудин ару-талуны белми эшли. Сенаж комбайннарында  Ирек Җәләлетдинов һәм Рәзиф Борһанов тырышып хезмәт куя. Яшел массаны кырдан азык утарына КамАЗларда Айдар Кәримов, Иван Тутеров, Дмитрий Миндрюков, Ринат Гәрәев, Фәнис Шәйхетдинов өлгерлек күрсәтеп ташыйлар. Сенажны базда әйбәтләп  тыгызлап тору эше К-701 тракторчылары Фәнис Борһанов һәм Роберт Галиевкә йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев