Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: хуҗалыкка комбайн, гаиләгә 100 мең сум премия

“Хузангай” җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторы Виктор Мукусев 1997 елгы “Дон” комбайнын ремонтлап сафка бастырган һәм арпа суктыруга төшкән.

Әлеге бөртек суктыру комбайны соңгы ун елда ватык хәлдә басып торган. Ә төзексез техникадан еш кына кирәкле запас частьләрен дә сүтеп алалар. Инде таралып бетә язган комбайнны гамәлдән чыгарырга җыенган булалар. Виктор Мукусев, “иске яңаны саклый” дигән әйтемне искә алып, комбайнны ремонтлауга керешә. Кирәкле детальләрне хуҗалык белгече Сергей Еликов Ростов-Дон шәһәреннән төяп кайта. Берничә атна дигәндә “Дон”га янә “җан керә”. Миллионлаган сум торган, инде өченче дистә “яше” белән барган комбайн арпа суктыруга керешә.

“Хузангай” җәмгыяте инвесторы Иван Казанков урак барган кырга килеп, алтын куллы комбайнчыга мактау сүзләре белән рәхмәт җиткерә. Алай гына да түгел, кыйммәтле техниканы сафка бастырганы өчен Виктор Мукусевка ул 100 мең сум акчалата премия тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев