Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзерлек буенча республика конкурсында катнашалар.

 Әлеге бәйге кысаларында районда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе булып китте. 
Комиссия белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының кырчылык буенча урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкчелек итте. Әлеге чарада район башлыгы Александр Никошин да катнашты.
Җитәкчеләр һәм белгечләр “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте филиалларында, “Хузангай” предприятиесендә, Андрей Ерусланов крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар, аларда язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышын бәяләделәр. Экспертлар тракторларның һәм чәчү техникасының төзеклегенә, эшчеләрнең хезмәт шартларына, чәчү материалының сыйфатына аеруча игътибар бирделәр. 
Илдус Габдрахманов хуҗалыклар җитәкчеләре һәм механизаторлар белән аралашты, хезмәт хакы вакытында түләнәме, эш шартлары, хезмәтне саклау таләпләре үтәләме, дип  кызыксынды. 
Язгы кыр эшләрендә катнашачак техника нигездә эшчеләр белән тәэмин ителгән. Әмма хуҗалыкларда механизаторлар кирәк әле. Район башлыгы Александр Никошин кыр эшләренә аграр көллият студентларын җәлеп итү зарурлыгын билгеләп үтте. 
Техниканың әзерлеген күздән кичергәннән соң министр урынбасары аграр предприятиеләр җитәкчеләре һәм икътисадчылары белән киңәшмә үткәрде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, язгы кыр эшләрендә 238 берәмлек техника катнашачак,18 е әлегә төзек түгел. Аларга запас частьләр алынган, якын арада ремонт эшләре төгәлләнәчәк. 
Илдус Габдрахманов район аграрийларын уңышны узган елгыдан ким алмаска өндәде. Аның әйтүенчә, синоптиклар майда явым-төшемнең күп булмыйсын фаразлыйлар, шуңа чәчү эшләрен оператив төгәлләү бик мөһим.
–Узган ел аграр предприятиеләр әйбәт уңыш җыеп алды, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр дә югары булды. Бу исә  яңа техника сатып алырга мөмкинлек бирде. Быел минераль ашламалар туплау да  тизрәк бара. Президент безгә чәчү җирләренең һәр гектарына 70 килограмм ашлама кертү бурычын куйды. Җирне ашламасаң, гектардан 15 центнердан артык уңыш алуга исәп тотып булмый,–дип ассызыклады министр урынбасары. Хуҗалыкларда уҗым басуларын иртә яздан тукландырырга ашлама запасы җитәрлек. 
Районда  язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя биреп, Илдус Габдрахманов болай диде:
–“Кызыл Шәрык Агро” җәмгыяте филиаллары берникадәр тоткарлык белән эшлиләр. Бу техника өчен запас частьләрнең вакытында сатып алынмавы белән бәйле. Без тагын бер атнадан очрашырга сөйләштек. Шушы вакыт эчендә барын да тәртипкә китерергә кирәк. Ә “Хузангай” җәмгыятендә вәзгыять яхшырак. Алар узган ел техниканы шактый яңартканнар.
Белгечләр әйтүенчә, быел карның күп булуы да файдага. Районда уҗым культуралары 23 мең 777 гектарда чәчелгән иде. Алар нигездә әйбәт хәлдә. Төгәл нәтиҗәләр кар тулысынча эреп беткәч билгеле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев