Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Хузангай” җәмгыятендә 7 төрле ярма җитештерәләр

“Хузангай” җәмгыятендә җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту, ассортиментен киңәйтү өчен тырышалар.

 Биредә 7 төрле ярма (арпа, бодай, борчак, тары һ. б.), көнбагыш мае, төрле сортлы он, катнаш азык, көрпә ясап чыгаралар. Елның тугыз аенда 951 тонна көнбагыш мае җитештерелгән. 2020 елда ачылган бөртек ярдыру цехында быел гына да 1000 тоннага якын ярма чыгарылган. 
2018 елда ачылган сыр һәм май заводы шулай ук үсештә: биредә уртача 29 мең сум айлык хезмәт хакы алып 19 кеше эшли. Көн саен завод 30 тонна сөт эшкәртә, 6 төрле сыр чыгара (9 айда 479 тонна сыр ясалган).
“Хузангай” җәмгыятендә асралучы 3 мең баш сыердан  тугыз айда 8 мең тоннага якын сөт савып алынган. Быел биредә 1200 баш терлеккә исәпләнгән ике ферма төзелә башлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев