Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Хузангай” җәмгыятендә яшь комбайнчы Артем Николаев кукуруз урагын әйдәп бара

20 яшьлек Артем Николаев – “Хузангай”ның алдынгы комбайнчыларының берсе

Районыбыз кырларында соң өлгерә торган культуралар – көнбагыш, бөртек өчен кукурузны урып-җыю эшләре бара. Бу көннәрдә “Хузангай” җәмгыяте комбайнчылары Татар Борнае авылына терәлеп диярлек торган кукуруз басуында бөртек суктыралар.

Баш агроном Юрий Льдиновның кәефе шәп күренә. Шулай булмыйча, хуҗалыкта эшләр гөрләп бара. Биредә бөртеклеләрне республикада беренчеләрдән булып, югалтуларсыз җыеп алганнар иде. Аннан көнбагыш урагын да тиз арада төгәлләделәр.

Инде соңгы өч көндә бөртек суктыру комбайннары кукуруз басуларында эшли. Быел бөртек өчен кукурузны 1200 гектарда үстергәннәр иде. Аны көннәр шулай матур торганда 5-6 көндә суктырып алырга да җыеналар. “Кырлар патшасы”ның уңышы да куандыра – гектардан уртача 54 центнер чыгып бара.

  • Ел игенчелек өчен гаять уңышлы килде. Яңгыры да вакытында яуды, кояшлы-җылы көннәре дә җитәрлек булды. Иң мөһиме, үстерелгән уңышны вакытында җыеп алырга табигать янә матур көннәрен бирде, - ди Юрий Льдинов.  

Татар Борнае кырларында берьюлы 10 бөртек суктыру комбайны эшли. Әнә алдынгы механизаторлар Григорий Зварич һәм Лев Мукусев комбайннарында кызыл сигнал утлары кабынды. Димәк, беренче бункерлар бөртек белән тулган. Юл читендә торган прицеплы КамАЗлар алар янына ашыкты.

Безнең янга җитәрәк тагын бер комбайн шундый сигналларын кабызып туктап калды. Шул мөмкинлектән файдаланып, мин механизаторлар белән танышып алам.  Штурвал артында 20 яшьлек  комбайнчы Артем Николаев һәм янәшәсендә ярдәмчесе Антон Николаев.

Артем зур егәрлекле “ТОРУМ” комбайнында икенче сезон эшли. Икенче ел инде ул туганнан туган энесе Антон белән хезмәт куя. Быелгы уракта алар 2300 тонна бөртек суктыруга ирешкән. “Хузангай” җәмгыятендәге өч дистә комбайн экипажы арасында бу бишенче нәтиҗә.

Яшь механизатор бу уңышлары белән  хаклы рәвештә горурлана. Ул кыр корабы штурвалы артына утырганчы өч ел буе комбайнчы әтисе Сергей Николаев янында ярдәмче булып чыныгу алган. Техниканың серенә төшенү өчен әтисе мәктәбе егеткә менә дигән үрнәк булган. Әнә бит ярдәмчесе белән куәтле комбайнны урак буе төзек, җайлап эшләткәннәр алар.     

Николаевлар комбайны кичә генә кукуруз басуына төшкән. Бер көндә 18 бункер бөртек суктырып та алган алар. Бу 140 тонна кыйммәтле кукуруз бөртеге дигән сүз.

Артем әле армиядә булырга өлгермәгән. Солдат хезмәтенә китеп, ил алдындагы изге бурычын үтәү турында хыяллана ул. Армиядән кайткач та әтисе кебек икмәк үстерергә, механизатор хезмәтен башкарырга аның нияте.

Әнә Артем белән Антон, комбайн бункерын бушатып, кабат кукуруз басуына кереп “чумдылар”. Без исә кыр читендә бу уңган егетләргә сокланып,  өлкән буын игенчеләргә лаеклы алмаш килүенә сөенеп калдык.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев