Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Хузангай мәктәбе директоры Ольга Аверьянова – зирәк, таләпчән һәм булдыклы җитәкче

Мәктәп нидән башлана? Кемдер “беренче кыңгыраудан”, дияр, икенче берәүләр “Әлифба” китабыннан”, дип раслар. Ә безнеңчә, теләсә кайсы мәктәп директордан башлана!

...1995 елның августы гел истә. Безне, Тәтеш педагогика училищесын тәмамлаган яшь укытучыларны, Хузангай урта мәктәбе бусагасында әле үзе дә япь-яшь директор Ольга Аверьянова каршы алды. Эшенең чын остасы, эшлекле, акыллы, кешеләргә ачык, таләпчән һәм иң мөһиме – киң күңелле, мәрхәмәтле. Аның уңышка инанганлыгы безгә дә оптимистлык өсти, үз көчебезгә ышанырга мәҗбүр итә. Директор бит спектакль тудыручы режиссер кебек, гәрчә үзе сәхнәдә гел күренмәсә дә. Аның роле, хезмәте – иҗади. Нәкъ менә шуның өчен дә Ольга Николаеваны коллегалары, укучылары һәм ата-аналар хөрмәт итә, администрация югары бәяли.

Ольга Николаевна Хурада авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала, аннан Сихтермә сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Урта белем турындагы аттестатны ул Иске Матак мәктәбендә ала. Аннан соң Казан педагогика институтына укырга керә, физика һәм математика факультетын тәмамлый.

Яшь белгеч беренче елларны Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ә 1991 елдан ул –Хузангай урта мәктәбендә. Әүвәл башлангыч сыйныфларда укыта, аннан математикадан белем бирә. 1995 елдан исә балаларны физика дигән катлаулы фәнгә өйрәтә.

Ольга Николаевна һәр укучыга ачкыч таба белә. Аның оештыру сәләте, кеше психологиясен яхшы белүе педагоглар коллективын уртак эшкә тупларга мөмкинлек бирә.  Директор буларак, ул укыту-тәрбия процессына яңалыклар кертергә курыкмый. Шул ук вакытта мәктәпнең күркәм традицияләрен сакларга тырыша.

Коллектив һәрчак директорның кайгыртуын тоеп яши. Күп авыл мәктәпләрен борчыган проблемаларны ул үз өстенә ала, коллегаларына әйбәт эш шартлары тудырырга тырыша. Шуңа мәктәбебезнең хезмәт нәтиҗәләре дә яхшы.

Һич арттырусыз, мәктәп – аның тормышы, шатлыгы һәм борчулары. Шушы мәктәптә белем алып чыккан йөзләгән укучылар Ольга Николаевнаны үзләренең физика укытучысы һәм уку йортының директоры буларак беләләр, ихтирам итәләр. Мәктәптә генә түгел, авылда да бик абруйлы шәхес ул. Менә дигән укытучы һәм җитәкче булуы өстенә, гаиләсе дә күпләргә үрнәк.  

Ире Валерьян Валерьянович белән менә дигән ул һәм кыз тәрбияләделәр. Кызы да әнисе сукмагыннан китте – мәктәбебездә информатика укыта. Бүген директорыбыз инде дүрт тапкыр дәү әни.

Менә шундый ул безнең директор. Мондый акыллы һәм зирәк, булдыклы, чибәр ханым җитәкләгән коллективта эшләү үзе рәхәт.

Наталья Чубукова,

Хузангай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев