Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Хәвефсез каникуллар” акциясе

2006 елдан бирле үткәрелә торган “Хәвефсез каникуллар” акциясенең максаты – балаларның электр тогыннан зыян күрүенә юл куймау.

“Челтәр компаниясе” ААҖ хезмәткәрләре оештыра торган әлеге акция кысаларында мәктәпләрдә һәм лагерьларда төрле лекцияләр үткәрелә.Акция балаларны электр приборларыннан файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләренә өйрәтүне, электр җайланмалары тирәсендә зыян күрмәү күнекмәләрен ныгытуны бурыч итеп куя .
Электр челтәрләренең  хезмәтне саклау бүлеге белгечләре яшьләр һәм профсоюз комитетлары белән берлектә балалар һәм үсмерләр өчен мәгълүмати- профилактика чаралары үткәрделәр. Мондый чаралар энергия объектларында бәхетсезлек очраклары килеп чыгу куркынычын сизелерлек киметә.
“Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы Чистай электр челтәрләре инструкторлары филиал хезмәт күрсәткән зонада – Чистай, Нурлат, Спас, Алексеевск, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында мәктәпләрдә, балалар савыктыру лагерьларында һәм интернатларда булдылар. Филиалның яшь белгечләре уен формасында үтемле итеп балаларга өйдә һәм урамда электр тогы белән эш итүнең төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Трансформатор подстанцияләренә һәм электрүткәргеч линияләренең өзелгән чыбыкларына ни өчен якын килергә ярамавын, җирдә яткан электр чыбыгы яныннан ничек хәвефсез ераклыкта узарга кирәклеген, хәвеф билгеләренең нәрсә белгертүен аңлаттылар.Мондый әнгәмәләр төрле күргәзмә агитация белән бергә алып барылды.
Тематик мультфильмнар күрсәтү, кызыклы конкурслар үткәрү, беренче медицина ярдәме алымнарын манекеннарда күрсәтү балаларга бигрәк тә ошады.
Чараның азагында балаларга истәлекле бүләкләр бирделәр. Малайлар һәм кызлар бу очрашулардан бик канәгать калдылар һәм электр белән эш иткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр. Җәйге каникул вакытында балалар еш кына олылар игътибарыннан читтә кала, шуңа мондый профилактика чаралары бик әһәмиятле.
Уяу булыгыз! Үзегезнең һәм балаларыгызның томышын саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев