Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кибетләрендә никотинлы продукция (снюс) сату фактлары ачыкланмаган

Балаларга яңа афәт яный – узган елның соңгы айларында наркологлар шулай дип чаң сукты. Илнең күп кенә төбәкләрендә үсмерләр арасында никотинлы конфетлар, ягъни снюс белән агулану очраклары теркәлде.

Хәтта бер малайның шуның аркасында үлеп китүе хәбәр ителде. Республиканың кайбер  мәктәпләрендә дә укучыларның әлеге төтенсез һәм “тәмле” тәмәкене кулланып сәламәтлекләренә зыян салуы мәгълүм булды.

Инде җәмәгатьчелек күпмедер дәрәҗәдә иркен сулыш алды – Яңа ел алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балигъ булмаганнарга никотинлы продукция сатуны, шулай ук никотин белән тәэмин итүнең электрон системаларын тыю турындагы законны имзалады. Әлеге канун бу ел башыннан көченә керде.

 

 

Ата-аналар уяу булсын

Наркотикларга каршы район комиссиясенең күптән түгел булган утырышында да бу хакта җитди сүз барды. Баш табиб Светлана Одушкина ике ел элек булган хәл турында сөйләде.

–Хастаханәгә бик авыр хәлдәге  үсмерне китергәннәр иде. Башта балага ни булганны аңлый алмадык. Соңрак аның әлеге снюс дигән зәхмәтне  кулланганлыгы ачыкланды. Табиблар малайның гомерен саклап калу өчен озак көрәште. Ярый әле аны аякка бастыра алдык. Ә бит бу никотинлы “конфетларга” хирыслыкның балалар исәнлегенә төзәтеп булмаслык зыян салуы, инвалид итеп калдыруы, хәтта үлемгә китерүе дә мөмкин.  Снюс үсмернең баш миендәге күзәнәкләрнең 40 процентын зарарларга сәләтле,–ди баш табиб.

Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова снюс, вейп кебек әйберләрнең куркынычы турында балаларга күбрәк мәгълүмат җиткерәсе иде дип җан ата. Әлеге “конфетлар” кызыктыргыч матур савытлар – шайбаларга тутырып сатыла. Баланың ымсынып яисә кемгәдер ияреп аны татып карыйсы килүе дә мөмкин бит. Интернетта аларның кешегә рәхәтлек бирүе һәм, янәсе, куркынычсызлыгы  турындагы роликлар да тулып ята икән. Дөрес,  Яңа елга кадәр балигъ булмаганнар эшләре өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова һәр сыйныфта булып, укучыларга бу хакта сөйләгән. Каникулдан соң мәктәпләргә табибларны чакырып, балалар белән үтемле әңгәмәләр оештырырга карар кылынды. Билгеле инде, беренче чиратта ата-аналар балаларына карата үтә игътибарлы булырга, аларны бу афәттән сакларга тиешләр.

 

Сәүдә нокталарында тикшерүләр

Югарыда әйтелгән яңа закон нигезендә, республикада 18 яшьтән кечерәк булган затларга никотинлы продукция, шул исәптән леденецлар, мендәрчекләр, тәмәкесез никотин пакетлары, шулай ук вейплар сату тыела. Моннан тыш, дару чарасы булмаган яки медицинага карамаган никотинлы продукция дә тыюга эләгә.

–Президент законның үтәлешен катгый контрольдә тотарга куша,–ди Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов. –Әнә шул максатта без  сәүдә нокталарында тикшерүләр үткәрәбез. Кибетләрдә хәвефсезлек турында сыйфат сертификаты булмаган никотинлы продукциянең сатуда булмавын һәм андый товарның балигъ булмаган затларга сатылмавын игътибар

үзәгендә тотабыз.

Алмас Абзалов әйтүенчә, соңгы атналарда ул Апак һәм Юхмачы авылларындагы икешәр кибетне, Базарлы Матактагы дүрт сәүдә ноктасын тикшергән. Аларның берсендә дә  тәмәке булмаган никотинлы продукциянең сатуда булуы ачыкланмаган.

–Тикшерүләрне даими үткәреп торачакбыз. Закон таләпләрен бозган, шулай ук 18 яшькә кадәрге балаларны никотинлы продукция куллануга җәлеп иткән бәндәләргә карата кырыс административ чаралар каралган. Законны үтәмәгән гражданнарга – 3-5 мең сум, вазыйфаи затларга – 30-50 мең, юридик затларга 100-150 мең сум штраф салу күздә  тотыла, -ди Роспотребнадзор белгече.

 

Нәрсә ул снюс һәм кеше сәламәтлегенә  ни белән куркыныч?

Снюс берничә төрле була. Ә нигездә ул чәйни яисә суыра торган тәмәке. Конфетсыман эшләнгән, еш кына тәмле һәм хуш исле кушылмалар өстәлгән снюс озак вакытка ирен астына салына. Авызның лайлалы тышчасы аша андагы никотин организмга үтеп керә.

Медиклар әйтүенчә, бер кечкенә пакетта  никотинның микъдары бер тәмәкедәгегә караганда уннарча мәртәбә күбрәк. Шуңа снюсны күп кулланганда ныгымаган яшь организм моны күтәрә алмый. Ул үлемгә сәбәп булырга да мөмкин.

Снюс куллану авызның лайлалы тышчасы ялкынсынуга китерә. Шулай ук тешләр, казналар бозыла. Тикшерүләр күрсәткәнчә, снюс тамак, ашказаны асты бизе, башка эчке органнар авыруларына  китерә, рак башлану куркынычын арттыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев