Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы китапханәчеләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Юбилей елында ул аеруча истәлекле

Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне. Районыбыздагы  52 китапханә хезмәткәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Районда 36 китапханә эшли. “Безнең китапханәләр – китаплар, димәк, гасырлар буе тупланган белем һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау урыны  гына түгел, ә халыкның рухи аралашу һәм ял  үзәге дә. Хезмәткәрләребез авыл тормышында, бигрәк тә мәдәни чаралар оештыруда актив катнашалар”,–ди район үзәк  китапханәсе  директоры Татьяна Петухова.

Быел район китапханә системасының 95 еллык юбилее да. Шулкадәр вакыт элек Базарлы Матакта беренче китап йорты (изба-читальня) барлыкка килгән. Аның кайда урнашуы төгәл мәгълүм түгел, ә менә район үзәк китапханәсенең озак еллар бүген редакция урнашкан бинада эшләвен күпләр хәтерлидер. 1984 елда үзәк китапханә яңа төзелгән район мәдәният йортына күчте. Ә узган елның октябреннән ул капиталь төзекләндерелгән ике катлы иркен зур бинаны (эчке эшләр бүлекчәсенең элекке йорты) били.

Коронавирус белән бәйле чикләүләр беткәч, үзәк китапханәдә ветеран хезмәттәшләрен чакырып юбилей датасын билгеләп үтәргә ниятлиләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев