Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы китапханәләре быел 3 мең ярым китапка баеган

Район китапханәләренә быел 3571 китап кайткан.

Аларның 2664е– татар телендә, 827 се – рус телендә, 32 се – чуаш телендә. Китапханәләр вакытлы матбугат басмаларын да яздырып ала. Әйтик, үзәк китапханәгә 24 исемдәге журнал (5 татарча, 19 русча) һәм 21 исемдәге газета (5 татарча, 16 русча) килә. Ә авыл китапханәләрендә 4 төрле журнал һәм 4 исемдә газета алып укырга була. Аларның яртысы татар, яртысы рус телендә.

Районда 36 китапханә эшләп килә. Алар быел 15 мең 190 китап укучыга хезмәт күрсәткән. Барысы 319 мең мәгълүмат чыганагы бирелгән. Ел буена һәр китап укучы китапханәгә 13 мәртәбә килгән һәм уртача 22 китап я журнал алган.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев