Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Алпар мәктәбен 40 ел элек тәмамлаучылар очрашуы турында

Бу вакыйга булганга шактый вакыт үтсә дә, аның тәэсирләре күңелемнән китми. Шуңа күрә, 70 яшькә якынлашып килгәндә, кулыма каләм алып, район газетасы аша элеккеге укучыларыма рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.

1972-1982 нче елларда тормыш иптәшем Флера белән районның иң зур мәктәпләреннән булган Алпар урта мәктәбендә эшләргә туры килде. Бу еллар безнең өчен истә калырлык иң матур вакытлар иде. Мәктәптә 700 ләп бала укый, аларга утыздан артык укытучы белем бирә. Бик кызганыч, әмма коллегаларыбызның күбесе дөньяда юк инде, Мөдәририс Вәлиев, Фоат Вагыйзов,  Наҗия апа Гатауллина, Фәрбизә апа Сәгъдиева гына, шөкер, исән-сау. Аларга алдагы көннәрендә тыныч тормыш телим. Тагын шунысы аяныч, күп укучыларыбыз шулай ук бу дөньядан бик иртә китеп бардылар, урыннары җәннәттә булсын иде.

Алпар урта мәктәбе турында калын китап язарлык – аның үткәне данлы, ихтирамга лаек, күп буын укучылар нигез салган традицияләр күркәм. Шуларның берсе – биредә мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашулар бик еш үткәрелә. Узган елда булган очрашуларның берсе турында сөйләп үтәсем килә. Алпар урта мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашуын әйтүем. Бер-берсен сагынып, элек бергә укыган 47 кеше җыелды очрашуга! Алты сәгатькә сузылды ул: инде олыгаеп килүче сабакташлар һәм без, кунакка чакырылган укытучылары, үткәннәрне искә төшереп, хәтирәләр яңартып, сөйләшеп утырдык. Укучыларыбыз кайларга гына таралышмаган да, кемнәр булып эшләми икән бит! Алар Алпар урта мәктәбенең иң зур чыгарылышы укучылары дияргә була – параллель өч классны 94 егет һәм кыз тәмамлаган булган. Араларыннан сигезе бәхетләрен дә сабакташлары белән тапкан, гаилә корганнар.

Әйтеп бетергесез җылы, матур очрашу булды бу. Аны оештыручылар Илдар Шәрапов, Азат Гыйниятуллин, Азат Җангиров моның өчен зур тырышлык куйганнар, рәхмәт егетләргә. Очрашу мизгелләрен кабат-кабат искә төшереп, шуны әйтәсе килә: күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп яшик. Бу якты дөньяда без кунак кына бит.

Әнвәр Галимов,

Базарлы Матак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев