Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: көн эссе дип суга кермә

​​​​​​​Республикада инде суга батып үлүнең берничә очрагы теркәлгән.

 

Көннәр эссе торгач, күпләр елга-күл буйларына килә, су коенучылар да бар. Ләкин сулыклар бит әле җылынып җитмәгән. Салкын суда коенуның исә шактый күңелсез тәмамлануы ихтимал.

Безнең районда су коену өчен барлык таләпләргә җавап биргән махсус урыннар юк. Әмма  халык гадәттә су керә торган урыннар һәр җирдә билгеле. Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына шул урыннарга “Су коену тыела” дигән элмә язулар (аншлаглар) беркетү зарурлыгын искәртте. Җитәкче шулай ук мәктәп балалары җәйге каникулга киткәнче алар белән суда сак булу кагыйдәләре хакында аңлату эшләре алып бару кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев