Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Корбан гаетен зурлап үткәрдек

Үткән якшәмбедә бөтен мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте.

Бәйрәм иртәсендә районыбызның барлык 30 мәчетендә дә гает намазлары укылды. Иртәнге сәгать дүрттән мәчетләргә бик күп халык җыелган иде. Алар вәгазьләр тыңладылар, илгә-көнгә тынычлык теләп дога кылдылар.

Район җитәкчеләре, мәчетләрдә булып, мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котладылар. Район башлыгы Александр Никошин Югары Әлморза мәчетенә килде. Ул гает намазына җыелган халыкка ихлас тәбрикләүләрен җиткерде, сәламәтлек, имин матур тормыш теләде.

Биредә  гает намазын авыл имамы Вәгыйзь Зәкиев алып барды. Ул вәгазь сөйләү алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, республика мөфтие Камил Сәмигуллинның  Корбан гаете белән котлауларын укыды. Аннан Вәгыйзь хәзрәт корбан чалуның тирән мәгънәсе хакында сөйләде, кешеләргә ярдәмле булу, яшьләргә дөрес тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләрен саклау зарурлыгы хакында ассызыклап үтте.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов бәйрәм иртәсендә  Иске Әнҗерә һәм Татар Борнае мәчетләрендә булдылар.

Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә мөселманнар корбанга сыер, сарык кебек маллар чалалар. Корбан ите үз гаиләңә бәйрәм табыны әзерләүгә, туганнарны, күршеләрне кунак итүгә тотыла һәм мескеннәргә, мохтаҗларга таратыла. Гает көннәрендә мөселманнар кунакка йөрешәләр,  якыннарының каберләрен зиярәт кылалар, туганнарының хәлләрен белешәләр, авыр хәлдәгеләргә ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев