Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Кошки җирлеге башкарма комитеты тиздән өй туен бәйрәм итәчәк

Кошки авылында элекке “Правда” совхозының ике катлы контора бинасында капиталь ремонт төгәлләнеп килә.

Хәзер биредә авыл җирлеге башкарма комитеты, почта һәм телефон станциясе урнашачак. Төзелеш эшләрен “Строитель и К” җәмгыяте башкара. Төзүчеләр бинаның түбәсен, ишек-тәрәзәләрен, шулай ук җылылык системасын тулысынча алыштырганнар.

–Төзекләндерү эше авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы нигезендә алып барыла. Төзүчеләр бик тырышып хезмәт куя. Яңартылган бинаны файдалануга тапшыру авыл кешеләре өчен Республика көненә үзенә бер бүләк булыр,–дип уртаклашты әлеге яңалыкны Кошки авыл җирлеге башлыгы Илнур Сираев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев