Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Кошки җирлегендә яңа җитәкче

Район үзәгеннән иң читтә урнашкан Кошки авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Илнур Нәбиулла улы Сираев билгеләнде.

Илнур Сираев Яңа Чаллыда туып үскән, югары белемле агроном. Хәзер гаиләсе белән Базарлы Матакта яшиләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

Моңа кадәр ул “ВостокЗернопродукт”ның Нурлат районындагы Биләр филиалы җитәкчесе булып биш ел хезмәт куйган.

“Яңа вазыйфада эшне нәрсәләрдән башларга җыенасыз?” дигән сорауга Илнур Сираев:

–Авыл урамнарында яшеллек бик күтәрелгән, шуларны чаптырабыз. Су проблемасы бар. Күп мал асраучылар сыерларны көтәргә көтүлекләр сорадылар. Менә шундый көндәлек мәшәкатьләр белән эшкә керешеп барам,-дип җавап бирде.

Кошки авыл җирлегенең элекке башлыгы Минзакир Таһир улы Гайфуллин вазыйфаларыннан азат ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев