Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Күп балалыларга компенсация арта

Күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүдә өстәмә ташламалар каралган, дип ишеткән идем. Белгечләр җавап бирә алмасмы, моның шартлары ничек икән? Үземнең баларым үсеп җитте инде, оныклар турында кайгыртуым. Әлфия апагыз, Базарлы Матак авылы.

Газета укучыбызның соравына җавап бирү өчен без Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе Лилия Дормидонтовага мөрәҗәгать иттек. Ул мондый аңлатма бирде:

–Татарстан хөкүмәте карары (18.01.2007 ел) нигезендә балалар бакчасына түләүнең бер өлешен каплау өчен компенсация алучы ата-аналарга, әгәр аларның гаиләсендә җан башына керем 20 мең сумнан артмаса, бакча өчен түләүдә өстәмә компенсация бирелә. Шуңа игътибарыгызны юнәлтәбез: 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә быелның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүгә өстәмә компенсация күләме 100 процентка кадәр арта. Мондый гаиләләргә компенсациянең күләме үзеннән-үзе (автомат рәвештә) күтәрелә. Аны билгеләү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанда бүген бер кешегә айлык яшәү минимумының күләме 9295 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев