Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: көрәш батырларына бирелә торган ике тәкә дә бер йортка кайтты

Мондый хәлне күп Сабан туйлары күргәннәр дә хәтерли алмыйдыр.

  Быел  көрәш батырларына бирелә торган ике тәкә дә бер йортка кайтты. Үсмерләр арасында 2021 ел район Сабан туе батыры булып Базарлы Матак егете Илназ Хәмидуллин калса, абыйсы Алмаз Хәмидуллин өлкәннәр арасында абсолют батыр титулына ия булды. 
Әгәр балаларны да, олыларны да Сабан туе келәмендә көрәштерсәләр, бәйрәм ике көнгә сузылыр иде. Шуңа да балалар һәм үсмерләр көрәшен  алдан үткәреп, Сабан туе келәмендә җиңүчеләрне ачыклау өчен ярыштыру тәртибе кертелде.

 

ВИДЕО 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Балалар арасында барган көрәшне күзәтергә күпләр ярата. Чөнки берничә елдан бу яшь көрәшчеләр олылар исемлегендә бил алышачак бит. 
Малайлар көрәше 30 килограммга кадәр авырлыктан башланды. Сабый гына булсалар да, алар район Сабан туе келәменә чыгуның ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлыйлар. Бар көчләрен, сәләтләрен куеп көрәшәләр. Милли көрәштә татарлар белән беррәттән рус, чуаш һәм башка милләт балалары да шөгыльләнә  бездә. Иң җиңел үлчәмдә Иске Тахталыдан Нияз Әхмәтшин беренче булса, икенче урынны күп кенә көндәшләрен сыртына салган Чуаш Борнае малае Сергей Милаев алды. Ә Иске Тахталыдан Артем Калмыков (35 килограммга кадәр) үз үлчәү авырлыгында чемпион булды. 40 килограммга кадәрлеләр арасында Әхмәттән Камил Гыйләҗев батыр калды. Аның көндәше – Чуаш Борнаеннан Валерий Казанков икенче урында. 
Үз үлчәмнәрендә Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин (45 кг кадәр), Яңа Салманнан Рәис Гайфуллин (50 кг), Базарлы Матактан Илзат Әхмәров (55 кг), Илназ Хәмидуллин (60 кг), Яңа Салманнан Алмаз Хәйруллин (70 кг), Каргадан Айнур Фәттахов (75 кг дан югары) җиңүче булдылар. 
Үзеннән авыррак үлчәмдәгеләрне дә буйсындырган Илназ Хәмидуллин үсмерләр арасында баш батыр булды. Аның тренеры Илдар Әхмәров. 
Сабан туе көрәше белән баш хөкемдар Айтуган Вафин җитәкчелек итте. Келәмдәге бил алышны мавыктыргыч итеп исә оста комментаторыбыз Рифкать Сәгъдиев алып барды. Аның ярдәмчесе, музыкаль бизәлешләр белән халык күңеленә бәйрәм рухы өстәүче – Алмаз Сафиуллин. Алга китебрәк булса да әйтик, ярыш барышын шулкадәр оста итеп тасвирлап, алар бөтен мәйданның игътибарын милли көрәшкә туплап тота алдылар. 
Ә келәмдә исә егетләребез матур көрәш күрсәтеп, халыкка милли спортыбыз белән хозурлану мөмкинлеге тудырдылар. 

Ир-егетләр ярышын 60 килограммга кадәр үлчәмдәгеләр башлап җибәрде. Биредә Иске Чаллыдан Фәнзил Насыйбуллин оста көрәш алымнары белән халыкның күңелен яулады. Ул үз үлчәмендә батыр калды. 
Ташбилгедән Алмаз Абдуллин инде ничә еллар район Сабан туенда үз үлчәмендә (65 кг кадәр) җиңүче кала. Ул быел да шул титулны яулады. 
Базарлы Матактан Рәмис Миндубаев көрәшкәнне күпләр ярата, аның келәмгә чыкканын көтеп алалар. Тәбәнәгрәк буйлы, әмма нык беләкле бу егетебез республикада һәм чит төбәкләрдә узган Сабан туйларында призлы урыннар алып килә. Рәмис ике ел элек Чуашия республикасында үткән Сабан туенда баш батыр булып калган иде. Ул анда пәһлевандай көндәшләрен җиңде. 
Быелгы Сабан туенда да 75 килограммга кадәр үлчәмдә Рәмискә тиңнәр табылмады. 
Тагын бер егетебез – күз алдыбызда диярлек көрәшче булып үскән Алмаз Хәмидуллин да келәмдә үзен ышанычлы тотуы, көрәш алымнарын төгәл куллануы белән сокландырды. Алмаз алышка чыгуының беренче секундларында ук көндәшен оста гына итеп сыртына сала. Димәк, ул көчен баш батыр титулы өчен көрәшкә саклый...
Альберт Закиров соңгы тапкыр 2018 елда баш батыр булып калган иде. Ул 85 килограммнан югарырак үлчәмдә көрәште. Аның авырлыгы 100 килограммнан артыграк. Көндәшләре дә пәһлеваннар – Руслан Нуртдинов, Алмаз Хафизовның авырлыклары да шул чама. Альберт очколар хисабына бу үлчәмдә пьедесталның иң югары баскычына менә алды.

Иң кызыклысы баш батыр исеме өчен барган көрәш булгандыр. Төрле авырлык үлчәмнәрендә җиңү яулаган көрәшчеләр арасында җирәбә салынгач, алар келәмгә чыгып көч сынаша башладылар.  Рәмис Миндубаев Алмаз Абдуллиннан өстенлеген раслады. Ә менә Алмаз Хәмидуллин Рәмисне җиңә алды. Дөрес, көрәш озак барды, көчләр тигез диярлек иде. Алмаз очколар алып көндәшеннән өстен булуын күрсәтте.
Инде мәйданда хәлиткеч бәйге бара. Алмаз Хәмидуллин белән Альберт Закиров баш батыр исеме өчен бил алышалар. Тәҗрибәле хөкемдар Айтуган Вафинның һәм аның ярдәмчесе Данис Апаяровның бөтен игътибары келәмдә. Җиңүчене гадел ачыклау алар җаваплылыгында. 
Альберт, алдан да көчен күп югалткангамы, арый төште бугай. Бу Алмазга үзенең өстенлеген күрсәтергә мөмкинлек бирде. 

Менә бөтен мәйдан дәррәү кул чаба – баш хөкемдар быелгы Сабан туеның баш батыры Алмаз Хәмидуллинның кулын югары күтәрә. 
Ул да түгел, егетләр мәйдан уртасына йөгереп чыгып батырны күккә чөйделәр. Аннан җилкәсенә матур итеп бизәлгән тәкәне салдылар. Баш батырны котлаулар, аның белән фотога төшүләр башланды. 
Сабан туеның шәрәфле кунагы – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм район башлыгы Александр Никошин да җиңүчене ихластан тәбрикләделәр. Фоат Вәлиев үз үлчәмнәрендә җиңү яулаган егетләргә акчалата бүләкләр дә тапшырды. 
Милли көрәшнең төп бәйгесендә – Сабан туе мәйданында баш батырлар титулын яулаган Алмаз һәм Илназ Хәмидуллиннар – бер гаиләдә туып үскән бертуган егетләр. Алар икесе дә Әлки, Татарстан данын яклап зур җиңүләр яуларга өлгерде инде. Алмаз да, Илназ да – милли көрәш буенча Россия чемпионнары.
Үсмер чагын да искә алсак, Алмаз быел инде дүртенче тапкыр район Сабан туеның баш батыры исемен яулады. Аңа 28 яшь, вуз тәмамлап, Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында эшли. Энесе  Илназ 18 яшьтә, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныфын тәмамлап, хәзер бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. 
Батыр егетләрнең әтисе Мөнир Хәмидуллин “Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә шофер булып эшли. Әниләре Гөлнара – Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы. Алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. 
Алмаз белән Илназны оста көрәшчеләр, чемпионнар итеп тәрбияләүдә тренерлары Илдар Әхмәровның да өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев