Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Күрше авыл халкының хаты белән килешмибез”, ди төгәлбәйлеләр

“Күрше авыл белән тату без, әмма хатлары белән килешмибез”

Газетаның 15 май санында (№35) “Торба тудырган ыгы-зыгы” дигән язма басылып чыккан иде. Анда сүз  авыл җирлеге башлыгы  Минзакир Гайфуллинның Кошки авылындагы торбаны Төгәлбәй авылына алып китүе хакында бара. Кошкилылар, торбаны кире урынына кайтартуны сорап, редакциягә хат юллаганнар иде. Безнең хәбәрчеләр  хатны урынга барып тикшерде. Авыл җирлеге башлыгы теге торбаны баштагы урынына кайтарып куячагын әйтте.

Бу хактагы язма газетада дөнья күргәч, редакциягә Төгәлбәй авылы халкы исеменнән хат килеп төште. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

“Соңгы вакытта Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин турында  тискәре, нахак сүзләр ишетергә туры килде. Сүз Кошки авылыннан газетага юлланган хат турында бара. Без бу хатта язылган сүзләр белән  килешмибез.  Ул торба авыл җирлеге биләмәсеннән чыгып китмәгән бит, шул ук җирлек ихтыяҗына тотарга дип алынган.

Без, Татар Төгәлбәе авылы халкы, Минзакир Таһир улының эшеннән бик канәгатъ. Ул  Кошки авыл җирлегендә 2016 елдан бирле эшли. 2017 елда ук безнең җирлек грант буенча МТЗ-82 тракторы отты. 2019 елда яңа “Шевроле-Нива” машинасы бирделәр. Монда авыл җирлеге башлыгының тырышлыгы зур булды.

Ул җитәкче булып килгәч авыл халкына карата мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрде. Бигрәк тә олы яшьтәге кешеләргә игьтибар артты. Җирлек башлыгы даими рәвештә аларның хәлләрен сорашып тора,  гозерләрен канәгатьләндерә, Өлкәннәр көненә үзе бүләкләр өләшә. Ифтар, корбан ашлары уздыру күркәм гадәткә әйләнде, 80,90,95 яшьләре тулган өлкән авылдашларга бүләкләр өләшү оештырылды.

Соңгы ике елда матур гына “Авыл көне “ бәйрәме уздырыла. Анда авыл тормышында актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелде. Зиратыбыз тирәләре  калай белән тотып алынды. Бу эш халык исәбеннән башкарылса да, авыл башлыгы аз көч куймады.

Кыш көннәрендә авылда зиратка юл ябыла. Үзебезнең тракторның юл ачарга көче җитмәсә, авыл башлыгы Базарлы Матактан булса да трактор яллап юлны чистарттыра. Быел зират юлын күтәртү мәсьәләсе дә уңай хәл ителер диеп уйлыйбыз.

Авылны төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарылды. Урам яктырткычлары куелды,  акрынлап урам юллары карала башлады, чүп җыю контейнерлары урнаштырылды, урам баганаларына чәчәк утырткан вазоннар эленде. Советлар Союзы Герое Галимҗан Шәһвәлиев истәлегенә  мемориаль такта куелды, тыл хезмәтчәннәре , сугыш ветераны Хисмәтов Нургазиз абый  һәрвакыт игьтибар үзәгендә. Алдагы көннәрдә Рудольф Нуриев  исемен йөртүче ял паркы  төзү планлаштырыла.  Урамнарны чүп үләннәр басмасын өчен тракторга косилка алып куелды. Авыл малларын хәзер бездә “электр-көтүче” көтә. Болар барысы да Минзакир Таһир улы башлап йөргән, оештырган эшләр.

Шуңа күрә без Минзакир Гайфуллинның алга таба да безнең җирлек белән идарә итүен теләр идек. Ә Кошкига килгәндә, без гомергә күрше авыл халкы белән дус-тату яшәдек. Бу хат  җирлек башлыгына аяк чалучылар эше диеп уйлыйбыз.

Ихтирам белән Татар Төгәлбәе авылы халкы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев