Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Машинага ксенон дип аталучы яктырткыч куйган өчен “права”дан колак кагарга мөмкин

Соңгы вакытта машина йөртүчеләр диодлы яктырткычлар белән мавыгып китте. Ә бит бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Машинага ксенон дип аталучы яктырткыч куйган өчен “права”дан колак кагарга мөмкин икәнне бөтен кеше белә. Шундый фарларга каршы көрәшү өчен Административ хокук бозулар турындагы кодекска өстәмә дә кертелде хәтта. Әйе, ксенонның эш режимы галоген лампаларныкыннан үзгә, алар махсус линза, яктылыкны тиешле дәрәҗәдә тоту җайланмасы куюны таләп итә.

Ә диодлы яктырткычлар белән хәл башка: аларга өстәмә блоклар да, линзалар, һ.б. да кирәкми. Әмма алар куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми. Дөрес, бу лампаларны җитештерүчеләр аларны даими камилләштерә, тик шулай да мондый фарның яктылыгын җайлау таләпләргә җавап бирми әле. Кыскача әйткәндә, галоген лампа куелырга тиешле фарга диодлы лампа куйсагыз, техник карауны үтә алмаячаксыз. Чөнки фарлар таләп ителгәнчә яктырмаячак.

Мондый лампа кую транспорт чарасы конструкциясенә үзгәреш кертү дип саналачак. Әмма әлеге үзгәртүгә рөхсәт алалмаячаксыз, чөнки утны тиешенчә көйләп булмый. Билгеле, баштан ук, диодлы лапма куелган машиналар да бар. Әйтик, кытайлар кыйммәтле модельләргә шундыйларны куялар. Гомумән, мондый күренеш бик кыйммәт торучы машиналарга хас. Ләкин бит бу машиналарның оптикасы нәкъ менә шундый лампага көйләнгән.

Шуны белеп торырга кирәк: гадәти галоген фарга диодлы лампа куйган өчен Административ хокук бозулар кодексының 12,5 статьясы 3 нче бүлеге буенча машина йөртүчене  таныклыгыннан мәхрүм итү, лампаларны конфискацияләү каралган.

Рәмзил Вәлиуллин,

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев