Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кукурузны язга калдырмаска тырышалар

Кукурузны язга калдырмаска тырышалар

Районда бөртек өчен кукуруз 6149 гектарда игелде. Шуның 2,5 мең гектарыннан уңыш суктырып алынды.

Күп кенә хуҗалыкларда көнбагыш урагы төгәлләнде, яисә бу эш соңгы гектарларда башкарыла. Шундыйлардан “Үзәк Әлки”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалларын, “Хузангай” һәм “Яшь көч” җәмгыятьләрен атарга була.

Көнбагыш урагыннан бушаган комбайннар бөртек өчен кукуруз суктыруга төшәләр. Нәтиҗәдә бу культураны урып-җыю соңгы көннәрдә күпкә активлашты.

Район башлыгы Александр Никошин авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре белән узган киңәшмәдә кукуруз урагын көзен төгәлләү бурычын куйды. Югыйсә алдагы елларда аны тулысынча яз айларында гына җыеп алган чаклар да булды. Ә язга калган кукурузның  сыйфаты да начарлана, уңышы да кими.

Соңгы көннәрдә кукурузның һәр гектарыннан 49 ар центнер уңыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев