Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кулланучылары игътибарына: сатып алган товарың сыйфатсыз булып чыкса нишләргә?

Сатып алган товарың сыйфатсыз булып чыкса...

Әгәр сатып алган товарның кимчелекләре булуы ачыклана икән, бу очракта нишләргә? Газета укучылар берничә мәртәбә редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Без укучыларыбызның әлеге соравын республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Чистай территориаль органына юлладык. Әлеге оешма белгечләре болай җавап бирде:

–Безгә дә мондый мөрәҗәгатьләр әледән-әле кереп тора. Кулланучылар еш кына кимчелеге ачыкланган товарны кире тапшыру катлаулы булуга зарланалар. Сатучылар мондый очракта 20 көн срок белән әлеге товарның сыйфатын тикшерү үткәрергә дигән гаризаны имзаларга тәкъдим итәләр икән. Ә бит “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында мондый таләп каралмаган. Законның 18 нче маддәсе нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта (әгәр бу хакта сатучы алдан кисәтмәгән булса) кулланучы үз теләге буенча түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

–товарны шундый ук маркалы (шундый ук модель һәм (яисә) артикуллы) әйбергә алыштырып бирүне;

–сатып алу бәясен тиешенчә исәпләп, бүтән маркалы (модель, артикуллы) товарга алыштырып бирүне;

–сатып алу бәясен киметүне;

–товардагы кимчелекне тиз арада түләүсез бетерүне яисә моны кулланучы яки бүтән кеше башкарган очракта чыгымнарны каплауны;

–сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуны һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны. Сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекле товарны кире кайтарырга тиеш.

Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яисә хосусый эшмәкәр, импорт ясаучы тиешле сыйфатлы булмаган товарны кулланучыдан кабул итеп алырга һәм зарурлык булганда аның сыйфатын тикшерү үткәрергә бурычлы. Монда кулланучы да катнаша ала.

Шулай итеп, товарның сыйфатын тикшерү үткәрү – сатучының бурычы түгел, ә хокукы. Теләгән очракта сатучы товарның сыйфатын тикшермичә дә кулланучының таләбен үти ала.

Кулланучы товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итә икән, сатучы бу таләпне ун көн эчендә канәгатьләндерергә тиеш. Товарның кимчелекләрен бетерү срогы ике якның язма килешүе белән билгеләнә, ул кырык биш көннән артмаска тиеш. Кимчелекле товарны алыштыру исә җиде көн дәвамында башкарыла, ә товарның сыйфатын өстәмә тикшерү кирәк булганда ул егерме көнгә дә сузылырга да мөмкин.

Шул рәвешле, сатучы товарның сыйфатын тикшерүне кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерерлек срокларда үткәрергә тиеш була.

Кулланучы таләпләрен үтәү срокларын бозган өчен Законда товар бәясенең бер проценты күләмендә пеня билгеләү каралган.

Кулланучылар үз хокукларын яхшы белсеннәр, сатучыга товарны кире кайтарганда бик игътибарлы булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев