Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кышкы сезонның иң яхшы балыкчылары ачыкланды

Иң зур балыкны Түбән Биктимер авылыннан Равил Ибраһимов тотты, ә Иске Матактан Петр Смородинов тотылган балык саны буенча иң яхшысы булды.

Бүген әлкилеләр кышкы балык тоту осталыгында ярыштылар. Традицион бәйге район үзәге плотинасында узды. Балыкчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев сәламләде. Ул ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.

Бозга районның танылган балыкчылары җыелды-ярышларда барлыгы 16 кеше катнашты. Бер сәгать эчендә иң күп балыкны Иске Матакта яшәүче Петр Смородинов тотты. Ул 25 окунь тартып чыгарды. Бу номинациядә Югары Әлморза егете Рәмис Гәрәев (8) икенче булды, ул беренче балыкны да тотып алды. Иң зур балык Түбән Биктимер авылыннан Равил Ибраһимовның, ул кул зурлыгындагы чабакны тартып чыгарды. Иң кечкенә балыкны Югары Әлморза авылыннан Илнар Моратов тартып алды. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Шулай ук өлкән балыкчы Каюм Гайнуллинны (аңа 72 яшь) һәм иң яшь балыкчы Ранис Гайсинны (аңа 30 яшь) бүләкләделәр.

Ярышлар тәмамланганнан соң балыкчылар истәлекле фоторәсемнәр ясадылар, яңа пешкән уха белән сыйладылар һәм күмәч белән кайнар хуш исле чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев